Яңа ел алдыннан 4 кешедән торган гаилә (икесе балалар) йортсыз-җирсез урамда калган
Хуҗалар ут чыгуын бик соңарып күрүе сәбәпле, йортлары тулысынча янып беткән.
16 – 22 декабрьдә янгын сүндерү хезмәтенә бер чакыру килгән.
Яшел Үзәннең Болотная урамындагы торак йортта, якынча фаразлаулар буенча, янгын электр үткәргечендәге кыска вакытлы ялганыштан чыккан. Бу 22 декабрьдә иртәнге дүртләр тирәсендә булган. Хуҗалар ут чыгуын бик соңарып күрүе сәбәпле, йортлары тулысынча янып беткән. Йорт хуҗасы – 38 яшьлек ирнең бите, кул-аяклары пешкән. Шулай итеп, Яңа ел алдыннан дүрт кешедән торган гаилә (икесе балалар) йортсыз-җирсез урамда калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев