Яңа атна безгә нинди һава торышы вәгъдә итә, синоптиклар фаразына күз салыйк
Яшәеш

Яңа атна безгә нинди һава торышы вәгъдә итә, синоптиклар фаразына күз салыйк

Татарстанлыларны яңа атна башында юеш кар явачак дип кисәттеләр.

9 октябрь, дүшәмбе көнне, республика территориясендә юеш, карлы яңгыр көтелә. Төнге температуралар нульгә кадәр төшәчәк, көндез 3-8 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.


Сишәмбе көнне яңгыр, урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Төнлә нульгә кадәр суытачак, көндез 3-8 градус югарырак булмас дип фаразлана.


Чәршәмбе, 11 октябрьдә, синоптиклар шулай ук яңгырлар, урыны белән юеш кар турында хәбәр итәләр. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр. Төнге сәгатьләрдә минус 1 градуска кадәр булыр дип көтелә, көндез 2-7 градус җылы булыр дип фаразлана.


Нет комментариев