«Ялкын» журналы мәктәп медиасы патриотик фестиваленә гаризалар кабул итә башлады
Яшәеш

«Ялкын» журналы мәктәп медиасы патриотик фестиваленә гаризалар кабул итә башлады

Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиаүзәкләрен үстерү максатыннан яңа проект старт алды — «Ялкын» мәктәп медиасының беренче республика патриотик фестиваленә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Фестивальдә республиканың гомуми белем бирү мәктәпләреннән медиа командалар катнаша ала: мәктәп газеталары, журналлары, радио- һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар тәкъдим ителергә мөмкин. Чарада 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Җиңүчеләр ике төп номинациядә билгеләнәчәк: «Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы».

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны «Ялкын» журналының сайтында, социаль челтәрләрдә, шулай ук фестивальнең рәсми Telegram-каналында (@mediafestyalkin) табарга мөмкин. Катнашу өчен гаризаны онлайн-форма аша бирергә була: https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd/


Нет комментариев