Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялгыз ата-аналар өчен яңа закон кабул ителде

Ялгыз ата-аналарны эштән кууны тыю турында закон кабул ителде

Кабул ителгән законнар ярдәмендә 16 яшькә кадәрге балаларны ялгыз тәрбияләүче аналарга, әтиләргә һәм опекуннарга эш урыннары сакланачак.

Хәзер җитәкчеләргә 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз аналар белән хезмәт килешүен өзү тыела.

Депутатлар бу яшьне арттырырга һәм 16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарны эштән азат итүдән сакларга тәкъдим итте. Дәүләт Думасында бу тәкъдимне хуплый һәм 25 гыйнварда тиешле закон кабул ителә.

Хезмәткәр үз бурычларын үтәмәгән, эштән киткән, әхлаксыз гамәлләр кылган яки предприятие ябылган вакытта бу закон гамәлдә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев