Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялганчыларга миллионнар да жәл түгел

Безнең тормышта кемдер намуслы хезмәт итеп көн күрсә, икенче берәүләр ялган юл белән акча эшләүләрен дәвам итә.

 

Алар турында без әледән әле ишетеп-белеп торсак та, нишләптер барыбер алданабыз.

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрләренең берсен игътибарсыз калдыру мөмкин булмады. Башкаларга сабак булсын дип, безнең шәһәргә кагылмаса да, әйтеп узабыз.


10 октябрьдә бер пенсионер телефон мошенникларына 10 млн сум акчасын күчерер өчен Самара өлкәсеннән Татарстанга килә. Җинаятьчеләр зыян күрүчене шулай безнең республикага килергә мәҗбүр итә.
Бу иргә билгесез зат шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Аферист аның банк тагы исәбеннән кемдер акча алырга маташуын, шуңа күрә акчаны тиз арада алып, куркынычсыз исәп-хисапка салырга кирәклеген хәбәр итә. Пенсионер банкка барып, аннан 9 млн сум акчасын ала һәм Татарстанга чыгып китә, чөнки банк «хезмәткәре» зыян күрүчене банкоматның шунда булуына ышандыра.

Ир бөтен акчасын мошенник хәбәр иткән исәп-хисапка күчерә.
Әмма аферистлар моның белән генә туктап калмый һәм алда үзләренең җинаятьчел гамәлләрен дәвам итә. Алар пенсионерга аның исеменә 1 млн сумлык законсыз кредит алуларын «таба». Шуңа күрә алдагысын «капларга» яңа займ алырга кирәк була. Зыян күрүче бу юлы да аларны тыңлый. Ике кредит алып, аларны билгесез кешеләр исәбенә күчерә. Болардан соң, пенсионер, ниһаять аңына килә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Зыян суммасы 10,3 млн сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатыла. Әкияткә тиң инде менә, могҗиза. Схемасы «тапталган» булса да, мошенникларга ул миллионнарга ия булырга комачауламаган.


Яшел үзәнлеләр арасында да мондый ялганнарга ышанып, кәкре каенга терәлеп калучылар булды. Узган атнада, мәсәлән, 40 яшьлек ир-ат, ялганчылар тозагына эләгеп, 2 млн сумнан артык акчасыннан колак каккан. Ә 96 яшьлек әби акыллырак булып чыккан, 95 мең сумын аздан гына мошенникларга бирми калган. Бу очракта, ялганчының кем булуын ачыклаганнар. Ул 19 яшьлек Уфада яшәүче булып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев