«Ялган шөһрәт белән түгел» исемле шигырьдән алынган бу юллар әтием Равил Сәйфетдиновның үзенә бик туры килеп тора
Ялган шөһрәт, даннар белән түгел, Эшең белән калдыр эзеңне. Эзләп тапсын кеше мәхәббәте Тормыш эчләреннән үзеңне. ... Матур сүзең, ыспай гәүдәң түгел, Данга күмәр сине хезмәтең. Сандугачны тыңла, –күренми дә, – Җыры белән ничек хөрмәтле. Равил Сәйфетдинов
Мулла Иле урта мәктәбендә ярты гасыр бер өзлексез тырышып, күңел биреп хезмәт итте ул. Аннан соң гомеренең соңгы көненә кадәр Мулла Иленең имам-хатыйбы вазифаларын башкарды.
Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм халык тарафыннан бик тә үз ителүче, үзенә генә бертөрле булган зыялы шәхес иде ул. Аның әтисе Гарәфетдин ике бертуганы Хәйретдин, Җамалетдин белән сугышта һәлак булган. Өч баласын җуйган Фатыйма ананың елый-елый ике күзе сукырайган. Ә әнисе Бибинур көн-төн колхозда эшләгән. Ләкин шундый шартларда да ул тәрбияле бала булып үскән.
Исәпсез-хисапсыз хуҗалык эшләренә кереп батса да, әти бертуктаусыз белемен баету белән мәшгуль булган. Авыл мәктәбен бетергәннән соң, 1956 елда, җиде фәннән имтихан биреп, җидегә берле конкурста җиңеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән. Тәлгать Галиуллин, Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров, Фәрит Йосыпов, Хатыйп Миңнегулов, Нурмөхәммәт Хисамов, Рөстәм Кутуев кебек әдипләр белән бергә укый ул.
Җәй айларында алар Казахстанда чирәм җирләрдә эшләгән. Тырыш хезмәте өчен әти биредә «Чирәм җирләрне үзләштергәне өчен» медале белән бүләкләнгән.
Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, әтине укытучы итеп Самара өлкәсендәге Гали авылы урта мәктәбенә җибәрәләр. Татар дөньясында шундый авыл да булуына ул гаҗәпләргә кала: тау астына җәелеп утырган галәмәт зур авыл, ике меңләп йорты, алты меңләп кешесе бар.
Иң хикмәтлесе: авылда өч мәчет гөрләп эшләп тора, өч манарадан көн саен азан әйтелә. Ә бит бу дин инде күптән тыелган, мәчетләр юк ителгән заманда, төштә түгел – өндә. Авыл халкы аны бик тә яратып өлгерә, чөнки ул университетта, гарәп телен һәм графикасын бик яхшы үзләштергәнгә, Коръәнне аңлап, тәҗвид белән укый белә. Үзе җитәкче булып эшли торган сыйныф кызларын мәчет юарга тоткарлыксыз җибәреп бара. Бу авылда халык татар телендә Казанга караганда да матур сөйләшә. Әти анда ике ел эшли. Мәктәптә бөтен көчен куеп, татар, рус, немец (немец телен ул яхшы белә иде) телләрен укыта. Алар буенча бик күп методик әдәбият туплый. Шул телләрне үзе бер өзлексез чагыштырып өйрәнә. Аның бу өйрәнүе гомер буена сүзыла, хоббиена әйләнә. Ул Тукай, Такташ, Илдар Юзеевларны тәүлекләр буенча русча сөйли ала, Пушкин, Евтушенколарны яттан сөйләп кенә калмый, татарчага тәрҗемә итә, Гёте, Гейнеләрнең шигырьләрен дә яттан белә һәм немецчәдән татарчага тәрҗемә дә итә.
Нәкъ менә Гали авылында әти укучылар йөрәгенә юл табарга өйрәнә. Укытучыга бик күпне белергә кирәк һәм шуның иң кирәклесен тиешле методик алымнар аркылы укучыга җиткерә алу – иң әһәмиятлесе.
Ул һәр дәрескә иҗат итү ялкыны белән керә, максатына ирешә, шуннан биниһая шатлык, ләззәт ала. Үзенең гомерлек юлын табып, шул юлдан бер дә тайпылмыйча бара ул.
1963 елдан башлап әтинең бөтен гомере Мулла Илендә уза. 1968 елда аны директор урынбасары итеп куялар, ә 1971 елның беренче гыйнварыннан 2000 елның беренче сентябренә кадәр директор вазифаларын башкара. Мәктәп җитәкчесе булса да, әти гомергә укытучы булып калды. Үзенең һәрбер дәресенә, зур багаж, керсез иман белән кереп, иң катлаулы темаларны да укучылар рәхәтләндереп үзләштерә торган итеп оештырды.
Һәр дәрестә укучылар мавыгып эшләде. Әти кырыслыкны, җитдилекне ягымлы юмор белән бик оста аралаштыра белә иде. «Кысып укытырга кирәк, ләкин диктатор булып түгел, елмаеп укытырга кирәк, тик уенга җибәреп түгел», – дип әйтергә ярата иде ул. Мине дә татар теле һәм әдәбиятыннан әти укытты. Дәрестә миңа бернинди дә ташлама ясалмады. Инде мәктәпне бетергәч тә, башка төрле уйламыйча, нәкъ менә татар теле филологиясенә барып кергәнмен икән, бу – әтинең йогынтысы, сүзсез тәэсире, чөнки ул үзе мине беркайчан да тел белән укытучы булырга үгетләмәде. Әти, директор булса да, әдәбият-тел түгәрәкләрендә укучылар белән «җенләнә» иде. Хәтта өйдә дә алар язган хикәя, шигырьләрне укып, шулар дөньясында яшәде. Шул аңа чиксез зур рәхәтлек бирә иде. Аның Рәмилә Майорова дигән укучысының әсәрләрен Казанда китап итеп бастырып чыгардылар («Өмет бар килер көннәремдә», 2000 ел, Казан).
Директорлыкны әти бик тә гадел башкарды. Укытучыларның барысы белән дә уртак тел табып эшләде. Мондый хәл, әлбәттә, бик сирәк була. Бөтен коллектив рәхәт иҗат итү атмосферасында яшәде. Казанда татар мәктәпләре калмаганга, 1970-1990 елларда республиканың бик күп семинарлары нәкъ менә Мулла Иле мәктәбендә үтте. Әти һәр семинарда ачык дәрес күрсәтә һәм доклад ясый иде. Мәгарифне үстерү институтына курсларга укырга килгәч, Мулла Иле мәктәбендә уздырылган бик күп семинарларны җитәкләүче татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Хәбибуллина Закирә Нуриевна миңа гел: «Мин Мулла Иле мәктәбендә уздырылган семинарларда катнашучы укытучыларыма, бу мәктәп директорын нинди чемоданга салып, үзебез белән алып китәргә икән, дия идем», – дип әйтә торган иде. Аның: «Әтиең шикелле матур дәресләр күрсәтә алучы башка татар теле укытучысы юк шул», – дигән сүзләре әле дә колакта тора. Әйе, әти директор булып эшләгән еллар мәктәпнең укучыларга бай булган, нәтиҗәле рәвештә гөрләп эшләгән еллары иде.
Мәктәптә әти бик зур хуҗалык эшләре башкарды. Дөресрәге, булдырып булмаганны да булдырды. Монда аның беркатлылыгы да, дәүләт эшен үз эшеннән өстен куюы да ачык күренде. 1974 елда, җәйгә чыккач, балта осталары яллап, ике катлы иске агач мәктәпне сүттереп атты, урманнан бүрәнәләр ташытып, искесен һәм яңасын бергә кушып, бер катлы зур мәктәп төзетте. Ләкин мәктәп беренче сентябрьгә өлгермәде. Әй кыен булды әтигә! Укытуны төрле өйләрдә оештырды. Көлүчеләр күп булды. Ләкин беренче гыйнварга яңа мәктәп өлгерде. Укучылар, укытучылар җылыга тиенде. Мәктәпкә су кергән, котельныйдан рәхәт җылы килә. Гомердә күрмәгәнне күрде укучылар. Кыюлар юләрлеге шулай була икән.
1986 елда хәзерге типовой таш мәктәп бинасында укый башладык. Бу бинаны булдыру өчен дә әтигә бик күп чабарга туры килде. Һәр кабинетны заманча итеп җиһазлауга иреште, газ керттерде, мәктәп тирәсен гөлбакчага әйләндерде, теплица ясатып, кыш буе җәмәгатеннән (әнидән) – теплицаның җитәкчесе булган биология укытучысыннан – яшелчәләр, чәчәкләр үстерттерә иде. Әти барында, теплица гөрләп эшләгән чорда, ел әйләнәсендә укучыларның табыннары яшелчәләрдән өзелмәде.
Әтинең үзен-үзе аямыйча эшләве нәтиҗәсе буларак, Мулла Иле мәктәбе 1970-2000 елларда күп кенә казанышларга лаек булды. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты республика күләмендәге конкурста беренче урынны алды, видеомагнитофон белән бүләкләнде (ул вакытта авыл халкы видеомагнитофонның нәрсә икәнен дә белми иде әле, бөтен авыл, мәктәпкә җыелып, шушы хикмәтле тартма эченнән чыга торган киноларны карарга йөрде), мәктәп «Ел мәктәбе» исеменә лаек булды. Татар теленнән, әдәбиятыннан бик күп еллар район олимпиадаларында беренчелекне Мулла Иле укучылары яулады...
(Дәвамы бар).
Рөстәм Сәйфетдинов.
Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәп директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев