Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яльчик күле: мәхшәргә әйләнгән ял

Ни кызганыч, кайберәүләр өчен ул соңгысы булды

Яшел Үзән районы белән чиктәш булган Мари Эл республикасындагы Яльчик күле шәһәр халкының яраткан ял итү урыны. Чөнки суы чиста, балыклар йөзеп йөри, нарат урманының һавасы сулап туймаслык, юлы да ерак түгел, 30-40 минут кына барасы. Биредә палаткалар белән дә, туристик базаларда да ял итәргә була. Шуңа да бу якларны яшел үзәнлеләр генә түгел, ә гомумән татарстанлылар үз итә.


Җомга көнне гаилә белән без дә булдык Яльчик күлендә. 15 елдан артык бирегә яратып йөрибез, моның кадәр халыкны гомер күргәнебез юк иде. Кызу көннәр үзенекен иткән, чатыр өстендә чатыр. Ялларга палаткалар белән килсәң була икән дип уйлаган идек тә. Бизмәннең икенче ягы, ягъни авылга кайтырга кирәк дигәне җиңде. Әле ярый бармаганбыз...

29 июль кичендә мондагы хәлләрне үз башыннан кичерүчеләр мәңге онытмас. Бер-бер артлы агачларның кешеләр, машиналар өстенә авуы, куркудан кая барып бәрелергә белмәгән ял итүчеләрнең йөгерешүе, кычкырып елау­лары куркыныч фильмны хәтерләтә. Социаль челтәрләрдә чыккан видеоларны тыныч күңел белән карау мөмкин түгел. Иң аянычлысы – кешеләр үлеме.

Барысы да гадәттәгечә була, тирә-юнь шашлык исенә күмелгән, халык шат, бала-чага судан чыкмый, һәркем рәхәтләнеп ял итә. Яңгыр килүне күргәч тә, күпләр моңа әллә ни игътибар итми. Яңгыр, боз ява башлагач та, палаткаларга кереп качуны кулай күрәләр. Давыл чыгуны сизми дә калалар.

Бер танышым әнисе һәм балалары белән килгән була. «Безнең чатырыбыз ачыг­рак урында иде. Көчле җил башлангач, шунда качып, очып китмәсен дип, дүрт яктан тотып, тордык. Аннан чыгып карасак, тирә-юньдәге мәхшәрне күреп шок хәлендә калдык. Бездән ерак түгел кешеләр өстенә агачлар ауган иде. Сөйләп, аңлатырлык түгел. Безне Ходай саклады», –ди ул.

Звениговский районында Таир күле янында 2 кеше зыян күргән, аларның берсе бала булган. Волжск ра­йонында Яльчик күле янында 27 кеше зыян күргән, шуларның алтысы – бала. Шул исәптә 8 кеше һәлак булган, өчесе – бала.

Зур кайгы Яшел Үзәнне читләтеп үтмәде. Давыл вакытында 5 кеше зыян күрде, өчесе һәлак булды. «Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртак­лашам, бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига. Зыян күргән гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә», – диде шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев.

Бу атна башында Яльчик күлендә давыл вакытында һәлак булганнарны җирләделәр. Ике ир-ат һәм бер хатын-кызның палаткаларда ауган агачлар астында калып, гомерләре өзелде. Бу вакытта алар янында булган балалар могҗиза белән исән кала.
Ул фаҗигале төндә күлдә ял итүчеләр белән 500дән артык машина булган. Шок хәлендә калган кешеләр машиналары белән капкынга эләккәндәй, ауган агачлар арасыннан чыга да алмый. Давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен 93 кеше һәм 30 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан – 10 кеше һәм
3 берәмлек техника.


Мари Илендә давыл вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум, зыян күрүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр түләячәкләр. 29 июльдә булган табигать афәте нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган ярдәмне түләү турында карар Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев тарафыннан кабул ителә.

Эх, акча белән генә бер гөнаһсыз сабыйларның, аналарның һәм аталарның гомерен генә кайтарып булса икән ул! Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ә табигать төрле яклап сыный, кешеләргә үпкәсе зур ахрысы. Мондый мәхшәрне башка кичерергә язмасын да, Ходай күрсәтмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев