Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ИҢ ЯХШЫЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘП

Яшел Үзәндә традициягә кергән Хәрби-Диңгез флоты көнен зур масштабта билгеләп үттеләр. Шәһәребез предприятиеләрендә эшләүче, Россия Флоты өчен корабльләр проектлаучы һәм төзүчеләрне бәйрәмдә хезмәтләрен бәяләп, бүләкләү тантанасы да узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге «Данлы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә:

Әбсәттаров Әсхәт Әхмәт улы – Бөек ватан сугышында катнашкан, запастагы өлкән лейтенант, хезмәт ветераны, корабль төзү өлкәсендә ярты гасыр эшләгән.

Аның исеме ике тапкыр Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының Мактау тактасына кертелгән, яңа техника барлыкка китерүдә катнашканы өчен аңа СССРның Дәүләт премиясе бирү турында карар чыккан, «Россия Флотына 300 ел» медале тапшырылган.

 

Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итү уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре бүләкләнә:

Антонов Вячеслав Николаевич –17нче цехның 4нче разрядлы корабларның металл корпусын җыючы;

Горинов Владимир Васильевич – 20нче цехның столяр-изоляция эшләре участогы мастеры;

Дубинкина Анастасия Александровна – 18нче цехның җитештерүне әзерләү буенча инженер;

Захаров Евгений Германович – төзүчеләр бүлегенең баш төзүчесе урынбасары;

Колпаков Николай Николаевич – 6нчы цехның 5нче разрядлы кораб торбалары җыючы;

Дәвамы газетабызның 57нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев