Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы җәмгыяви тәрбияче – 2019

1 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә «балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмгыяви тәрбиячесе - 2019» республика зона конкурсы булып узды.

Катнашучылар үзләренең карамагында булган яшүсмерләр белән башкарылган эш турында, бу юнәлештә нинди авырлыклар белән очрашулары һәм балигъ булмаганнарга тормыш юлларын табарга ярдәм итүләре хакында бәян иттеләр. Бәйгедә катнашкан сигез кеше арасыннан безнең район данын Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының УУП һәм ПДН бүлегенең өлкән инспекторы Хәмидуллина Лилия Ринат кызы яклады, ул конкурс нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Лилия Ринатовнаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев