Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы коткаручылар Миңнехановтан Татарстан

Президентын сайлауларда катнашырга сорады ТР Хөкүмәт йортында янгын-коткару спорты буенча Татарстан җыелма командасын хөрмәтләделәр.

ТР янгын-коткару спорты җыелма командасы әгъзалары Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Президентын сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим итүне сорады, алар республикада 2020 елның көзендә узачак. Әлеге гозерне җыелма команда әгъзасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 ФПС махсус янгын-коткару идарәсенең хәрби һәм физик әзерлек инспекторы Игорь Сысоев белдерде.

“Команда үзенең рәхмәтен белдерә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасында сезнең эшегезне югары бәяли. Татарстанда сәяси һәм икътисадый вазгыяте үсештә, минемчә, барысы да килешер, - бу Татарстан җитәкчелегенең казанышы. Киләсе сайлауларда сезне кандидат сыйфатында күрергә телибез ", - диде Сысоев.

Рөстәм Миңнеханов бүген янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасын хөрмәтләүдә катнашты, ул 2020 елның кышкы Россия чемпионатында янгын сүндерү-коткару спорты буенча җиңү яулады. Татарстаннан коткаручылар шулай ук 2018 елда чемпионнар һәм 2019 елда көмеш призерлар дип танылды.
ТР Президенты ассызыклаганча, җиңүләр - бөтен коллектив һәм тренерларның планлы, максатчан эш нәтиҗәсе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев