«Иң яхшы ишегалды»на нәтиҗәләр ясар чак
Яшәеш

«Иң яхшы ишегалды»на нәтиҗәләр ясар чак

«Миллион чәчәкләр шәһәре» проекты кысаларында район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы «Иң яхшы ишегалды» бәйгесен игълан иткән иде.

Өч ай дәвамында катнашучылар үз куллары белән тудырган матурлыкны фотога төшереп, редакциягә җибәреп торды. Бу атнада җиңүчене билгеләү өчен сайтыбызда тавыш бирү башланды. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 27 август 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне сентябрь аенда узачак эшлек­ле дүшәмбе киңәшмәсендә бүләкләя­чәкләр!


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Бу бәйгедә авыллар да, шәһәрдә яшәүчеләр дә катнашты, ничек бәяләрсез икән, аерма бик зур бит!