"Җиңү волонтерлары" Россия көне хөрмәтенә интеллектуаль онлайн-уенга чакыра
Уенда өч блок буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак: Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе.
"Җиңү волонтерлары" гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне "Россия Җиңүе" интеллектуаль онлайн-уенында катнашырга чакыра.
Уен алдыннан һәр катнашучы трансляциягә күчү өчен сылтама алачак. Ул 30 минут дәвам итәчәк, алар дәвамында һәрберсенең өч блок буенча сорауларга җавап бирү мөмкинлеге булачак: Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе. Приз - Россия шәһәрләренең берсенә бару. Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: волонтерыпобеда.рф һәм https://волонтёробеда.рф/lk/mgr/events/id/3285 сылтамасы буенча чарага язылырга.
Башлана - 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев