Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

I сыйныфка бару күпмегә төшә? Мәктәптә укучы баласы булганнар яхшы белә: ул яки кызыңны

I сыйныфка әзерләве бүгенге көндә ай-һай җиңел түгел. Һәммәсен дә исәпләп карасаң, бик матур гына түгәрәк сумма килеп чыга. Шуңа да иң әүвәл исемлек төзергә онытмагыз, кибеттә йөргәндә җайлырак та һәм кирәкмәгәнен алмассыз да.

Минем быел икенче кызым укырга керә, бер чирканчык алган идем инде. Шуңа да әллә ни авырлыгын күрмәдем, аннан олысыннан калган киемнәр дә ярап, ярдәме тиеп куйды. Әлбәттә, иң күп чыгымнар өс һәм аяк киеменә туры килә. Һәр мәктәпнең форма буенча үз таләпләре. Без укый торган гимназиядә ул караңгы зәңгәр төстә, гадәттә андый форманы базарда, йә булмаса кибеттән дә алырга була. Мәсәлән, кызларга сарафан бәясе 1000-2500 сум тирәсе. Мин базардан 1000 сумга алдым. Ак блузка 400дән 1600 сумга кадәр тора. Анысын да акча янчыгына карап сайлыйсың инде. Малайларны әзерләве тагын да кыйммәтрәк.

1 сыйныфка баручы балага букча сайлавы да үтә җаваплы эш. Җиңел кирәк һәм артык зур да булмасын. Белгечләр ортопедлы модельгә өстенлек бирергә куша. Сколиоз булмасын дип кайгырулары. Анысы да бар, әмма 1 сыйныфта баланы әти-әни җитәкләп йөртә, шулай булгач, букча да безнең кулда. Бәясе 1000 сумнан 5000гә кадәр. 

Канцелярия товарларының исемлеге су буе, санап тору кирәкмәс. Мин гадәттә август ахырында ташламалы бәядән алырга тырышам. Хәзер юклык заманы түгел, теләсә кайсы вакытта кибеттән чыгып алырга да мөмкинлек бар.

1 сентябрьне чәчәк букетыннан башка күз алдына китерәсезме? Юк инде, әлбәттә. Бәйләм бала тота алмаслык зур булмасын. Әле аны бит күтәреп тә торырга туры килә. Чәчәк бәйләме бәясе Яшел Үзәндә 300 сумнан башлана.

Һәр нәрсәгә минималь таләп ләрдән чыгып исәпләсәң дә, кызларны мәктәпкә җыю өчен 12-15 мең сум акча кирәк. Ә алда яңа чыгымнар көтелә: әти-әниләр комитетына ел буена кирәк-яракка дип (укытучыга, сыйныфташлар туган көненә бүләкләр алу һәм башкалар) акча җыю, туклану өчен түләү, репетитор яки дәрестән тыш башка чаралар, түгәрәкләр. Кыскасы, әти-әнинең кесәсе чыдасын гына. Хәер, эш акчада гына түгел, чөнки без шул балалар дип яшибез, тормыш мәгънәсе дә йөрәк җимеш ләребездә. Ә аларны белем дөньясына әзерләп озату үзе бер шатлык бит ул. Исән-генә була күрсеннәр берүк, хәерле сәгатьтә!
Базар һәм кибетләрдә Алия Гаязова акча туздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев