Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көнендә Татарстан халкы ял итәчәк

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара.

Җиңү бәйрәме көне уңаеннан киләсе атнада Татарстан халкы 9 майда ял итәчәк. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 9 май – Җиңү көне – эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә, бәйрәм көне алдыннан эш көне яки сменасы озынлыгы бер сәгатькә кыскара”, – диелгән хәбәрдә.

Шулай итеп, республика халкын дүрт көнлек эш атнасы көтә. 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара дип яза «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 мая день Победы

2
X