Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көненә – көрәш турниры

Яшел Үзәндә Бөек Җиңү көненә багышланган милли көрәш турниры узды.

Яшел Үзән механика көллияте спорт залында көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, студентлар, Осиново һәм Күгәй көрәшчеләре көч сынашты. Турнирның хөкемдарлары һәм дәрәҗәле кунаклары арасында танылган батырлар, күп Сабантуйларда җиңү яулаучылар: Мансур Сәлахов, дөнья чемпионы, атказанган спорт остасы Фирдүс Зәйнуллин, баш судья, спорт остасы Камил Хәмидуллин, күп тапкырлар батыр, Атказанган спорт остасы Илгиз Гайнуллин һәм башкалар бар иде.
– Турнир инде традицион төстә уза, механика көллияте дүртенче тапкыр көрәшчеләрнең мондый ярышларын үткәрә, – дип билгеләп үтте Камил Хәмидуллин.
5нче гимназия укучылары бу турнирда үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар яулады. Беренчелекне Алмаз Гатиятов, Сәит Хәйруллин яуласа, Тимур Дәүләтгәрәев өченче урынга лаек булды. Егетләрне котлыйбыз һәм аларны алда тагын да зуррак сынау – Сабантуй мәйданы көтә. Көрәшчеләрнең барысына да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев