Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көненә бәйрәм программасы

7 май

Совет пионерлары традиция­ләрен дәвам итеп, укучылар Җиңү паркында Мәңгелек ут янында постка басалар. Бу көнне «Хәтер вахтасы» акция­се старт ала, кечкенә митинг­лар узачак. Шәһәрдә урнашкан һәйкәлләргә, скверларга чәчәкләр салына.
Тарихи-мәдәни мирас музеенда «Сугыш плакатлары» экспозициясе ачыла. Музыка мәктәбендә 18 сәгатьтә «Узган бөек елларга баш иябез» концерты.

8 май
«Җырчы май» хор фес­тиваленең гала-концерты 19 сәгатьтә шәһәрнең төп сәхнәсендә «Авангард» стадионында уза. Бәйрәмнең төп җыры «Җиңү көне» яңача яңгыраячак. Дүртенче тапкыр уздырылучы бу фестивальдә 700дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Район авылларында Бөек Җиңүгә багышланган 90лап чара уздырылачак. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән төрле очрашулар узачак.

9 май
9 Май Бөек Җиңүнең 73нче язын каршы алу традицион җиңел атлетика эстафетасы белән башланып китәчәк. Шул ук вакытта «Алтынов» һәм ЗАГС скверы янында ГТО нормаларын бирү акциясе дә уза. Җиңүчеләрне шәһәр күле янындагы концертта 12 сәгать 30 минутта бүләклиләр.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше 10 сәгатьтә «Авангард» мәдәни-спорт комплексы мәйданында башлана. Биредә ветераннарны хөрмәтлиләр, мәгариф учреждениеләре, ведомстволар, предприя­тиеләр, оешма коллективлары тантаналы төстә парадта уза, Җиңү паркында чәчәкләр куя. Шул ук вакытта «Үлемсез полк» акциясенә дә кушыла аласыз. Ниндидер сәбәпләр аркасында колоннада барган үз предприя­тиегезгә яки оешмага керә алмагансыз икән, 14 сәгатьтә Җиңү мәйданы янына килегез.
11:30 сәгать – Шәһәр күле буенда урнашкан ике сәхнәдә балалар коллективлары чыгышы, рәсем бәйгесе.
14:00 сәгать – «Авангард» мәйданы. Биредә сәүдә үзәкләре, кыр кухнясы, ветераннар хоры.
18:30 сәгать – Шәһәрнең төп сәхнәсендә театральләштерелгән пролог белән бәйрәмнең кичке программасы ачыла. Үз сәләтләре белән безне шәһәр һәм районның иҗат коллективлары, солистлары, республиканың сәнгать осталары сөендерәчәк.
22:00 сәгать – Бәйрәм салюты.


Төп парадка тезелүнең үз схемасы бар, аның белән тулырак www.yashel-uzan.ru сылтамасына кереп таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск парад 9 мая день Победы