Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көне алдыннан район үзәк хастаханәсенең 3нче терапия бүлегенә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы килде.

3нче терапия бүлегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дәвалана. Ветераннарны дәвалау бүлеге 2008 елда ачылган иде.

Аралашу бик җылы атмосферада узды.

Илдар Ирек улы бүлектә дәваланучы ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев