Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кирәклесе Олы Ачасырга китте

Кышын аннан башка яшәп булмый, авыл җирендә бигрәк тә.

Әле гыйнварның буранлы көннәрендә аны кибеттән шәһәр кешесе дә күпләп алды. Чөнки ишегалларын тәртиптә тотучыларга гына исәпләп ятсаң, машина белән бөтенләй чыгарлык түгел иде. Сүзем көрәк турында, аңлагансыздыр инде. Нәкъ менә шундый кирәкле әйберне Олы Ачасырдан  Абдулла Гафиятуллин откан иде. Ә редакциягә аны кодагые Рушания апа Вәлиева кереп алды. Эш белән Яшел Үзәнгә килгәч, бер уңайдан бүләкне дә алып кайтып китәргә булган. Газетабызны яратып укучы Абдулла абыйга кайнар сәламнәребез һәм кечкенә генә бүләгебез барып ирешкәндер. Киләчәктә дә бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев