Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кирәкле яшелчәләр

Суган белән сарымсак – нинди дә булса ризык әзерләгәндә хуҗабикә иң еш куллана торган яшелчә. Хәзер аларның уңышын җыеп алдык инде, өй шартларында дөрес итеп, язга кадәр югалтуларсыз саклау турында уйланырга калды.

СУГАН
Озак саклау өчен сәламәт, яхшылап киптерелгән һәм зур суганнарны сайлыйлар. Вак һәм начарракларын, беренче чиратта кулланырга дип, аерып куегыз. Суган өчен иң кулай урын – коры һәм һава йөри торган. Әгәр дә андагы температура 0 белән +2 арасында тирбәлә икән, чорма яхшы. Ә инде подвалда сакларга уйласагыз, анда дымлы булу сәбәпле, көл, йомычка яки известь тутырылган чиләкләр куегыз. Алар дымны үзенә сеңдерә. Суганны фатирда саклау өчен иң кулай урын – антресоль, шкафта аерым әрҗә яки чолан (кладовка). Әмма фатирда һава температурасы +20дән артык булмасын.  

Әбиләр ысулы
Суганны оекларга һәм колготкиларга тутыру кебек элекке саклау ысулы, чоланыгыз булса, бүген дә бик яхшы. Тукыма яки кәгазь капчыклар, шулай ук, һава үткәрә, әмма алардагы суган катламы 30 сантиметрдан артмасын. Махсус яшелчәләр саклау өчен чыгарылган полипропилен капчыклар – бигрәк тә әйбәт.

Кәрзиннәрдә һәм әрҗәләрдә
Суганны саклау өчен табигый материалдан үрелгән кәрзиннән дә яхшырак нәрсә юк. Шулай ук, тирән булмаган агач яки пластик әрҗәләр дә кулланырга мөмкин. Соңгылары, өсте-өстенә  куеп булганга да уңайлы, урын әзрәк кирәк. Әгәр дә ян якларына бик күп тишекләр ясасаң, картон коробкаларда да суганны сакларга ярый. 

САРЫМСАК
Саклаганда сарымсак тора-бара кибә. Моңа парафинлау ысулы белән юл куймаска мөмкин. Шәмне эретеп, сарымсакны җылы парафинга батырып алырга кирәк. Ул катып, элпә ясый һәм дымны чыгармый. 
Сарымсакны кояшта яхшылап киптергәндә, сак­лау дәверендә күгәрүдән һәм эчерүдән котылып була. 
Саклауга урнаштырыр алдыннан сарымсак башларын газ плитәсе уты өстендә тотып алсаң, ул шытмаячак.  
Сарымсакны фатирда саклау өчен җылылык сис­темасыннан һәм җылыту приборларыннан ерактарак торган коры, салкынча һәм караңгы урынны сайлыйлар. Җылымса кыш булганда, сарымсакны балконда, ә уңыш аз булса – суыткычта да сакларга мөмкин. Исегездә тотыгыз: сарымсак +1 - +4 градуста озаграк саклана.

Банкадамы әллә капчыктамы?
Алдан стерильләштерелгән пыяла банкаларга чистартылмаган һәм бик яхшылап киптерелгән сарымсакны салалар. Өстенә он сибәләр һәм гадәти капрон капкач белән ябалар. Элеккеләр сарымсакны киндер капчыкларда саклаган. Дымлы булганда, капчыкны бик күп салынган аш тозы эремәсе белән эшкәрткәннәр. Тоз һавадагы дымны бик яхшы сеңдерә һәм сарымсакны авырулардан, корткычлардан саклый. Ә һава артык коры булган очракта, өстенә суган кабыгы куйганнар.

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев