Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң көчлеләр көрәшендә Фирдүс – икенче

Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә татарча көрәш буенча узган елның иң көчле көрәшчесен ачыклау буенча “Манзара” премиясенә хәлиткеч очрашулар булып узды.

Бу мәртәбәле очрашуда Яшел Үзәннән танылган көрәшче, шәһәр сабан туйларының абсолют батыры, республика ярышлары җиңүчесе Фирдүс Зәйнуллин да катнашты. 

Киеренке көрәш барышында Теләчедән Раил Нургалиев Фирдүсне дүрткә ике исәбе белән җиңеп, “Манзара” премиясенә ия булды. Нәтиҗәдә Фирдүс Зәйнуллин – икенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн милли көрәш