Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кайнар яңалыклар

Олы Яке мәктәбе укучылары бу көннәрдә тырышып җимлекләр ясый. Алардан мәктәптә күргәзмә оештырылачак. Аннан төрле номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Җимлекләрне өйләренә алып кайтып элгәннән соң, укучылар күзәтүләрен проект эшендә тәкъдим итәчәк.

Акъегет мәктәбе укучылары кышкы матур көннәрдә рәхәтләнеп чаңгы шуа, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә. Шул ук вакытта төрле чараларга да әзерлек эшләре бара. Тиздән 5нче гимназиядә Ризаэтдин Фәхретдин укулары үтәчәк, анда да катнашырга исәп тоталар.  

Бакырчы мәктәбе укучылары кышкы матур көннәрнең кадерен белеп калырга ашыга. Бу көннәрдә алар дәресләрдән соң яңа төзелгән шугалакка йөгерә. «Тимераякта шууы шундый рәхәт», – ди алар үзләре дә. Зур, уңайлы, якты хоккей тартмачыгы авыл халкының да яраткан урынына әверелер дип ышанасы килә.

Норлат мәктәбендә табигать фәннәре – химия, биология, география ункөнлеге бара. Шушы көннәрдә чаңгы сезонын ачканнар. Укучылар физкультура дәресендә чаңгыда шуа. Тимераяк яратучылар кичен спорт комплексына йөри икән.

3нче гимназиядә беренче математика сыйныфлары ачылганга – 50 ел. Шул уңайдан гимназиядә бердәм сыйныф сәгате уздырылды. Укучыларны математика сыйныфы барлыкка килүнең тарихы, директор, танылган математик Николай Чубаков белән таныштырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школы Зеленодольского района

2
X