Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иң кадерлесе гаиләм»

Зеленодольск муниципаль районы ветераннар советы каршында ликвидация ләнгән предприятиеләр ветераннары һәм күченеп кайткан пенсионерлар советы актив эшли.

Үзгәртеп корулар чорында күп предприятиеләр юкка чыккач, аларда гомере буе тырышып эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннар онытыла башлый. Өстәвенә, Яшел Үзәнгә элеккеге союздаш республикалардан да пенсионерлар күченеп кайта. Һәм, әлбәттә инде, аларга бернинди игътибар булмый. 2007 елның маенда Зеленодольск ветераннар советы каршында игътибарсыз калган пенсионерларны берләштергән совет барлыкка килә. Хәзер аның төзелүенә – 15 ел.
Бүгенге язмабыз шушы көннәрдә юбилеен билгеләүче, ветераннар советында исәптә торучы Һәдия Шәрипова турында. Ул хезмәт ветераны, гомере буе сәламәтлек саклау системасында тырышып эшләгән кеше. Һәрчак мөлаем һәм ачык йөзле, кызыклы әңгәмәдәш, әйбәт әни, әби, тормыш иптәше булуы белән аерылып тора. Милли ризыкларны оста әзерли, бәлешләре, өчпочмаклары һәм пәрәмәчләре телеңне йотарлык була.
Һәдия ханым тумышы белән Үзбәкстаннан булса да, гаиләләрендә татар милли гореф-гадәтләр бервакытта да онытылмаган. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң медицина училищесында белем ала, башта поликлиникада, аннан соң хирургия бүлегендә эшли. Кияүгә чыккач, Бохарада операция шәфкать туташы, аннан соң өлкән шәфкать туташы була. Сәламәтлек сак лау өлкәсенә 35 ел гомерен багышлый. Күп санлы дәүләт бүләкләренә лаек.
Союз җимерелгәннән соң, ул гаиләсе белән әби-бабаларының туган ягына – Татарстанга кайта. Яшел Үзән аның икенче ватанына әверелә. Монда да төрле вакытлар булса да, күңел төшенкелегенә бирелми, белемен күтәрүне дәвам итә. «Өченче университет»та да укый, Яшел Үзән мәдрәсәсендә дини белем ала. Укытучылары имам-мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга һәм Фәрзәнә ханым Хәлиуллинага рәхмәтле. Хәзер ул: «Матур музыка – азан, яхшы гимнастика – намаз, акыллы китап – Коръән», – дип юкка гына әйтми. Һәдия ханым Коръәнне гарәп телендә иркен укый, ул аның күптән өстәл китабына әверелгән. Һәдия исеме гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «бүләк»не аңлата һәм ул аңа бик килешеп тора.
Һәдия ханым ире Ринат белән 50 елга якын дус һәм тату гомер кичерәләр. «Тормышыма зарлана торган түгел, шатланып яшибез, – ди ул. – Ирем бик яхшы һәм кешелекле, өч балабыз, биш оныгыбыз бар. Оныкларымның икесе югары уку йортында белем ала, калганнары мәктәптә укый. Гаиләм – минем өчен бөтен орден-медальләрдән дә өстенрәк торган иң зур бүләк». Аның тормыш иптәше, пар канаты Ринат Шәрипов шушы югарыда әйтелгән советның рәисе булып тора. Һөнәре буенча ветеринария табибы, Яшел Үзәннең ветлечебницасында эшләгән. Хәзер дә өендә кул кушырып утырмый, ветераннар советында җәмәгать эшләрен алып баруны дәвам итә.
Әйбәт кешеләр – һава кебек, алар күренми дә, ишетелми дә. Әмма күк йөзеннән һәм йолдызлардан да тирәнрәк мәгънәгә ия алар. Кыскасы, планета тотучылар.
Һәдия һәм Ринат Шәриповларның гаиләсендә һәрчак муллык, байлык, иминлек, үзара аңлашу булсын. Кешенең бөтен бәхете гаиләсендә, татулыкта. Болары булса, байлык та табыла. Байлык – бер айлык, ә гаилә гомерлек.
Яшел Үзәннең ликвидацияләнгән предприятиеләр ветераннары һәм күченеп кайткан пенсионерлар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев