Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү бәйрәменә түләү

Пенсия фонды Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына акчалата түләүләрне бирә башлады.

Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук бирелә.

Татарстан Республикасында Җиңү бәйрәменә 749 ветеран әлеге түләүне алачак. Шуларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалидлары, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләү Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»гы 2019 елның 24 апрелендәге 186нчы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Яшел Үзән мэры экологик өмәдә катнашты
Михаил Афанасьев Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре белән бергә Ленин урамындагы территорияне җыештырырга чыкты.

– Безгә зур эш башкарырга, яшел шәһәрне чүп-чардан арындырырга кирәк. Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә бергә катнашуыбызга мин бик шат. Бу бик яхшы акция, ул кешеләрне, коллективларны берләштерә. Үз йортлары һәм оешмалары янында тәртип урнаштыручыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Һәм моңа әле керешмәгәннәрне, безгә кушылырга һәм Яшел Үзәнне тагын да матуррак итәргә чакырам! – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдә шәһәр һәм Яшел Үзән районы территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды. Традицион җыештыру көннәре: чәршәмбе һәм шимбә. Хәер, тәртипне теләсә кайсы вакытта урнаштырырга була, иң мөһиме, теләк кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев