Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү Байрагы «Транснефть - Прикамье» АҖ бинасы янында күтәрелде

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ административ бинасы территориясендә Җиңү Байрагының төгәл күчермәсе күтәрелде.

Байрак - Россиянең дәүләт реликвиясе, нацист Германиясен җиңүнең рәсми символы һәм 1945 елның 1 маенда Рейхстаг бинасы өстендә кадалган II дәрәҗәдәге Кутузов орденлы 150нче Идриц ату дивизиясе флагыннан гыйбарәт.

Байракның күчермәсен урнаштыру - җиңүчеләрнең бөек батырлыгына хөрмәт билгесе булып тора. "Транснефть - Прикамье" АҖ ел саен ветераннарга һәм элеккеге компания хезмәткәрләренә ярдәм итү проектларын гамәлгә ашыра. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында аларга адреслы ярдәм күрсәтелә, шулай ук, бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырылачак.

Моннан тыш, предприятие волонтерлары җитештерү объектлары урнашкан урыннарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышланган һәйкәлләрне, стелаларны һәм обелискларны тәртипкә китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев