Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби-Диңгез флоты көнне «Авангард» стадионында зур бәйрәм узачак

Республика һәм Россия киңлекләрендә Яшел Үзәнне судно төзүчеләр шәһәре буларак беләләр, шуңа күрә биредә диңгезчеләр бәйрәме аеруча тантаналы төс ала.

Быел ул 30 июльдә шәһәрнең «Авангард» стадионында үткәреләчәк.

Бәйрәм чаралары 16 сәгатьтә футбол матчы белән башлана. «А.М.Горький исемендәге завод» командасы хәрби часть мат­рослары белән көч сынашачак. Җиңүче билгеләнү белән, заводның, «ЭРА» предприятиесе һәм проект-конструкторлык бюросының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы башлана.
17 сәгать 30 минутта Яшел Үзәннең үзешчән артистлары концерты башлана. 19 сәгатьтә аларны Казан коллегалары алмаштырачак.
Бәйрәм барышында балалар өчен төрле күңелле чаралар оештырыла. Бүген модалы саналган шөгыль - букроссингта ( китап алмашу) катнаша аласыз.
Диңгез кухнясын яратучыларга балык шашлыгы һәм флотча компоттан авыз итәргә мөмкин.
Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев