Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык өстенә менгән такси йөртүчене кулга алмакчылар

Татарстан прокуратурасы бер төркем җәяүлене бәрдергән такси йөртүчене сак астына алуны таләп итә.

Вакытлыча башкала прокуроры вазифасын башкаручы Фәрит Сафин таләбе буенча тикшерү органнары 14 майга кадәр шундый үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 9 май төнендә Казанның Киров районында юл-транспорт һәлакәте булган иде - такси йөртүче бәйрәм салюты карап, өйләренә кайтып баручы бер төркем җәяүлене бәрдерде. Һәлакәт аркасында 5 кеше имгәнде, ә 7 яшьлек бала урында ук вафат булды. Имгәнгән 2002 һәм 2008 елгы ике бала, өч хатын-кыз (икесе - 1982, берсе 1980 елгы) хастаханәгә озатылды. Бер хатын-кызның хәле авыр, ике кешенеке уртача авырлыкта, дип бәяләнелде . Хәзерге вакытта хастаханәдә ике хатын-кыз һәм ике бала дәвалана.
Җинаять эше кузгатылды. Аны прокуратура үз күзәтүе астына алды.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев