Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хаҗ кылучылардан нур бөркелә

Мөселман халкы ел саен Аллаһ Тәгаләнең изге китабы Коръән иңгән, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мөбарәк аяклары белән атлап йөргән Мәккә-Мәдинәгә вәҗиб гамәл - хаҗ намазы кылырга бара. Изге урында җир шарының төрле почмакларыннан миллионлаган кеше җыела. Аларның һәммәсен: «Лә иләһә илләлаһү, Мүхәммәдүр-расүлүллаһ» кәлимәсе берләштерә. Хәзер хаҗ кылырга Татарстаннан баручылар бихисап. Яшел...

Мөселман халкы ел саен Аллаһ Тәгаләнең изге китабы Коръән иңгән, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мөбарәк аяклары белән атлап йөргән Мәккә-Мәдинәгә вәҗиб гамәл - хаҗ намазы кылырга бара. Изге урында җир шарының төрле почмакларыннан миллионлаган кеше җыела. Аларның һәммәсен: «Лә иләһә илләлаһү, Мүхәммәдүр-расүлүллаһ» кәлимәсе берләштерә.
Хәзер хаҗ кылырга Татарстаннан баручылар бихисап. Яшел Үзәндә дә мөселманнар алдан хәстәрен күреп, хаҗга омтыла. Мәккә-Мәдинә шәһәрләрендә изге урыннарда догалар кы­лып, зәм-зәм суларыннан авыз итеп, олы гыйбадәт кылып кайткан якташларыбызның туган җиргә аяк басуга ук бөтен күргән кыенлыклары онытылып, йөзләреннән нур бөркелә. Фарыз гамәлне үтәү өчен меңәрләгән чакрым узсалар да, алар аннан яңа туган баладай кайта.
Быел районыбыздан хаҗга барган 8 мөселман арасында мөслимәләр җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Хәлиуллина белән аның урынбасары Тәнзилә Әхмәтҗанова бар. Аларга бу бәхет районыбызда үзенең хәйрияче булуы белән аерылып торган эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин булышлыгы белән елмайган. Бу ике ханым, дин өлкәсендә җәмгыяви эшләр белән актив шөгыльләнеп, динебезне актуальләштерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Буш вакытлары юк аларның, үз белемнәрен генә күтәреп калмыйлар, белгәннәрен башкаларга да җиткерер­гә тырышалар. Ә җылы куллы Әнвәр Габбас улына Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре, хаҗда кылган догалар барып ирешсен иде, дип җиткерәләр хаҗия­ләр.
Фәрзәнә һәм Тәнзилә ханымнар озын-ерак юлларда күргәннәрен, кичереш-тойгыларын сөй­­ләп бетерә алмыйлар. Шул ук вакытта бу сәфәрне оештырган Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хаҗ» оешмасы эшчәнлеген дә, аларны җитәкләгән Айрат хәзрәт Яруллинның хезмәтен бәяләргә дә онытмыйлар. Быел Татарстаннан хаҗга шушы оешма аша 1200 кеше сәфәр кылган. Татарстан мөселманнарын 12 табиб озатып, сәламәтлекләрен тикшереп торган.
- Хаҗ кылу - бик авыр гыйбадәт, шуңа күрә җәннәт белән бүләкли дә инде Аллаһ Тәгалә, - дип сөйли Тәнзилә һәм Фәрзәнә ханым бер­авыздан. - Андагы һәр мизгелне истә калдырыр­га, һәр гамәлне үтәргә тырышасың. Исәнлегең, матди мөмкинлегең булганда, ничек тә булса, хаҗ кылып кайту кирәк, дип әйтәбез. Башка илләрдәге кебек, бездә дә яшьләрне хаҗ сәфәре күбрәк кызыксындырсын иде.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мәккәдәге «Хәрам» мәчетендә укылган бер намаз - 100 мең, Мәдинәдәге минем мәчетемдә укылган намаз 1000 намазга тора», - дигән. Уйлап карасаң, кеше Кәгъбә янына басып, ике рәкәгать намаз укыса, 200 мең намаз савабын ала. Көн саен биш намазга бәйле сөннәт намазын укыса, көненә 12 рәкәгать килеп чыга. Ел буе ул 4380 була. 200 мең рәкәгать намаз җыяр өчен, 46 ел укырга кирәк. Димәк, «Хәрам» мәчетендә укылган ике рәкәгать 46 ел укыганга тора.
- Һәр мөселман кешесенә Исламның төп гыйбадәте - хаҗ кылып кайтыр­га кирәк, - дип сөйли Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. - Бу фарыз гамәлне соңга калдырмыйк. Малың булып та, дөнья куеп китсәң, Аллаһ Тәгалә каршында җаваплы булырсың. Намаз укый белмибез, шуңа хаҗга бармыйбыз, дип әйтүчеләр бар. Белмәсәң дә бара аласың. Намазга хөрмәт хаҗда уяна. Хаҗга барган кешенең туганнары каршында дәрәҗәсе арта. Хаҗга баргач, догалар укып, алар өчен дә теләкләр телисең. Ә хаҗ догалары кабул була. Аннан син күзгә күренмәс зур байлык туплап, гөнаһлардан арынып кайтасың. Үзеңне ахирәткә бу дөньяда әзерләргә кирәк. Шушы изге эшкә якташыбыз Әнвәр Миңнуллинның зур өлеш кертүен әйтми мөмкин түгел. Ул ел саен мәчеткә бер кешене хаҗга җибәрерлек күләмдә акча бүлеп биреп, хаҗилар санын арттыруга үзеннән әйтеп бетермәслек өлеш кертә. Быел бу мөмкинлекне ике мөслимәбез - Тәнзилә һәм Фәрзәнә ханымнар үзара бүлеште. Әнвәр Габбас улы кебек, динебезгә игътибар күрсәткән хәйриячеләрне Аллаһ Тәгалә бервакытта да ташламас.
Менә хаҗи-хаҗияләребез туган җиргә исән-имин әйләнеп кайтты. Һәркайсыбызга шулай вәҗиб гамәлләрне үтәргә насыйп булсын. Амин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев