Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Удачина: балаларның хокукларын яклау күзлегеннән караганда Конституциягә төзәтмәләр мөһим

Илнең Төп законына кертелгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне иң югары дәрәҗәдә яклау өстенлеген ныгытырга мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясенә тәкъдим ителә торган төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән караганда мөһим, дип белдерде Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

"Иң мөһим өлешләрнең берсе - балалар Россия дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора дигән нигезләмәнең конституция нормасы сыйфатында билгеләнүе", - диде ул.

Соңгы елларда илдә балачак мәсьәләләренең әһәмияте артты. Еш кына балаларны яклау һәм хокуклар, гаилә кыйммәтләре һәм башкалар белән бәйле төрле темалар күтәрелә, дип өстәде Удачина.

"Иң мөһиме - бу мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм Конституциядә әлеге өстенлекләрне беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора ", - дип ассызыклады балалар омбудсмены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев