Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГТО тапшыр һәм салымнан ташлама ал

Киләсе елда эшләүче гражданнар ГТО нормаларын тапшырган өчен НДФЛ буенча өстәмә салым чигерүеннән файдалана алачак.

Канун 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Тотып калу күләме бер елга 18000 сум тәшкил итә. Бу НДФЛ түләүдән азат ителәчәк сумма. Әгәр сез салымны 13% ставкасы буенча түлисез икән, 2340 сумны кире кайтарырга мөмкин.

Тотып калуны түбәндәгеләр алырга мөмкин:

  •  ГТО нормативларын беренче тапкыр үтәгәннәр һәм билгесен алганнар.
  • Ел узганнан соң нормативларны кабат тапшыручылар һәм алынган значокны раслаучылар.
  • Бер мәҗбүри шарт бар - значок бирелгән елда диспансеризация узарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев