Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГТО Кышкы фестивале финалы 26 февральдә Яшел Үзәндә узачак

Ярышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 13 команда катнаша.

26 февральдә Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Кышкы фестиваленең финал ярышлары узачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир ГТО бөтенсоюз комплексын төзүнең 90 еллыгына багышлана. Финал этабында Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән һәм Түбән Камадан дүрт команда, шулай ук фестивальнең II (зональ) этабында җиңүчеләр катнаша. Катнашучыларның яшь диапазоны 9дан 59 яшькә кадәр.

Нәтиҗәләр шәһәр һәм районнар командалары өчен аерым булачак. 1-3 урыннарны алган җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм спорт инвентаре сатып алуга 20, 15 һәм 10 мең сумга акчалата сертификатлар алачак.

Чара 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла башлаган «Демография» милли проекты буенча уздырыла. 2020 елда Татарстан 11 милли проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектны гамәлгә ашыруда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев