Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гроссмейстер фатихасын бирде

Советлар Союзы һәм Россиянең легендар шахматчысы, уникенче дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер, СССРның атказанган спорт мастеры Анатолий Карповның Яшел Үзәнгә килүе вакыйга инде ул.

Аның кулыннан мактау грамоталары алу бәхетенә ирешкән яшь шахматчыларның күңелендә ул көн хыялларының берсе тормышка ашкан очрак булып күңелләрендә уелып калачак.

Узган атнада Балалар иҗат  үзәге гөр килеп торды.  Шундый зур кунакны лаеклы каршы алу уен эш мени?! Ә атаклы шәхес, әлбәттә инде юктан гына түгел, ә ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов чакыруы буенча, «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында узучы «Яшел Үзән 2018-2019» шахмат марафоны»ның финал очрашуына килде. Әлеге турнир мәгариф учреждениеләре, ветераннар һәм районыбызда яшәүче гаиләләр арасында булды. Барлыгы 32 кеше катнашты. Абсолют җиңүче билгеле булганнан соң, очрашу актлар залында Анатолий Карпов бик җанлы әңгәмәгә кушылды. Легендар шахматчының шундый ачык күңелле һәм гадилегенә күпләрнең исе киткәндер. «Балаларның теле кыңгырау, гел чаңгылдый – ява мең сорау». Менә шул сорауларның һәрберсенә сабыр гына тулы итеп җавапларын да бирде. Хәтта уңайсызларын да игътибарсыз калдырмады.

Тулырак газетада №11.

Илсөя Завилейская фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев