Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөрләп узмый калган тантана

ТАССРның 100 еллыгын урам яңгыратып, халыкны җыеп, матур чаралар белән билгеләргә планлаштырганнар иде. Хезмәтләрен – хөрмәтләп

Әлеге дә баягы пандемия аркасында бәйрәмнәр оештыру насыйп булмады. Әмма һәр оешма аны үз территориясендә ничек тә булса билгеләргә тырышты. Инде ел дәвамында шәһәребезнең җитештерү предприятиеләре үз продукцияләрен «ТАССРга 100 ел» логотибы астында чыгара һәм уздырылган чаралар да шушы бер гасырлык датага багышланды.
Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев, республикабызның юбилей көнендә шәһәребезнең берничә оешмасында булды, аларның Татарстан казанышларына керткән өлешләрен билгеләде.

Иң якын дускаем, киңәшчем ул...
ТАССР оешу белән тагын бер бәйрәм тәңгәл килгән. 27 май көнен, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак, китапханәчеләр билгели. Ра йоныбыз башлыгы, әлбәттә инде, бу өлкәдә хезмәт куючыларны да үз игътибарыннан читтә калдырмады. Шәхсән шәһәребезнең үзәк китапханәсе белән танышты һәм биредә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, тырышлыкларын югары бәяләде – иң лаеклыларын мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

– Сез үзенчәлекле хезмәт ияләре, – диде ул. – Сез – хезмәт хакы өчен түгел, ә кешеләргә яктылык, рухи азык бирү өчен эшләүчеләр. 6 яшьлек сабыйлардан алып, олы яшьтәге буын укучыларын үзенә җәлеп итә алган китапханәнең нинди бинада урнашуы мөһим түгел. Әлбәттә, Бело-Безводныйдагы кебек модульле китапханә һәр җирдә булса бик яхшы, әмма бүгенге көндә нәрсә бар – шул бар әлегә. Тора-бара Яшел Үзәннең үзәк китапханәсе дә заман таләпләренә җавап бирерлек булыр, дип ышанабыз.
Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә район башлыгы котлауларына җавапсыз калмады, алар Михаил Афанасьевка, Татарстанның барлык китапханәләрендә кулланып булырлык электрон укучы билеты һәм үзләре бастырган хезмәтләрен бүләк итте.

– Хәзер шундый замана, кулга китап алып, дөньяны онытып укып утырырга вакыт та җитми, барлык теләгән нәрсәне интернет битләреннән тиз-тиз генә күз йөртеп алабыз. Мондый бүләктән соң әдәбияттан һич кенә дә читтә калып булмаячак, иң актив укучы булып китмәгәем әле, –дип рәхмәтен белдерде ул һәм чынлыкта, басма китап уку биргән рухи азыкны башка бер каян да алып булмаганын искәртте.

«ЗМК» – Татарстанны таныта
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты үзенең күп ассортименттагы сыйфатлы продукциясе белән төбәгебездә генә түгел, Россия базарында да танылды. «ЗМК» тамгалы сөт ризыкларын кулланучылар кибет киштәләреннән бик теләп ала, чөнки алар табигый чималдан җитештерелгән.

– Республикада балалар өчен сөт ризыклары җитештерүче бердәнбер комбинат белән горурланабыз. Бу тармак бик зур җаваплылык таләп итә һәм алар әлегә кадәр бу ышанычны аклап килә, – диде Михаил Афанасьев. – Оешманың зур инвестиция проектлары, алар гел алдынгы позициядә, камилләшә, яңа технологияләрне гамәлгә кертү өстендә күп эшли, биредә хезмәт тиешле дәрәҗәдә оештырылган һәм шуңа күрә ирешелгән уңышлары да күп. Бүгенге истәлекле көн уңаеннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына, үз продукциясен «ТАССРга 100 ел» логотибы астында чыгаруын раслаучы сертификат тапшыру – үзе зур тантана. Алга таба тагын да зуррак казанышлар телибез.

Шундый ук сертификат шәһәребезнең тагын бер зур предприятиесенә – Серго исемендәге заводка да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев