Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөрли иде сабан туйлары...

Авылларда милли бәйрәмебез уза торган июнь ае бара.

Гасырлар буена үткәрелеп килгән милли бәйрәмебез быел булырмы- юкмы, анысын вакыт күрсәтер. ә хәзергә, әйдәгез әлеге бәйрәм уңаеннан истәлекләребезне, хәтирәләребезне барлап алыйк.

Атна-ун көн кала, бәйрәм җитәчәген искәртеп, борынгыдан килгән йолаларыбызның берсе булган – сөлге җыю башлана. Ул инде авылда көтү кайтып беткәч, бар авылдашлар өйдә чагында, көзен солдатка алынасы яшь егетләрнең гармун тартып, җырлап урам әйләнүе белән башланып китә иде. Аннан инде, сабантуйга әзерлек башлана: яңа күлмәкләр тегелә, аяк киеменең дә яңасы кирәк, барыбызның да, үсмер чоры турында язам, матур күренәсе килә бит. Хәзерге шикелле азык-төлек төрлелеге бик күп булмаса да, заманына күрә сәүдә итәрлек, алып ашарлык ризык җитәрлек иде, акчаң булса, әлбәттә. Әле ул акчаны, әти-әниләрдән тиенләп, диярлек, елы буе җыясы була иде. Сабантуй буласы көнне, бирәләр иде инде, тәмле әйбер алырсыз, диеп.

Ярар, монысы яшерәк чакларда. әле менә, соңгы атнада Сабантуй узган урыннар белән кызыксына башладым. Ярты гасырга якын әлеге бәйрәм бик матур җирдә уздырыла, тик, эссе көннәрдә ышыкланыр өчен агачлар юк. Инде берничә тапкыр утыртып карасалар да, үсеп китә алмый, чөнки тау башы, дым калмый. Бәлки, быел күтәрелеп китәрләр, шикелле әле, яңгырлар мулдан яуды. Биредә оештырылганчы, элек «Хәмзә» мәчете төзелгәнче, ул урында Норлат район чагында базар була. Район Яшел Үзәнгә күчкәч, бер елны, Сабантуй бу мәйданчыкта уздырыла. Бик күңелле иде, диеп, сөйли өлкән яшьтәге авылдашлар. юлның икенче ягында гына атналар буе таган асты булган.

Ул таганны әле без дә хәтерлибез. бик кыю яшьләр бар иде: ике якка бер егет, бер кыз басып, атына. астан карап торучылар куркып: «Хәзер әйләнеп чыгалар бит», – диеп, тора иделәр. Бик күптән сабан туе авылдан өч чакрым ераклыкта, урманга якын «Гыйз зәт таллыгы»нда була. Анда бик матур, таллары да, чишмәсе дә бар, тик бик ерак шул. Иптәшем сөйли: «Мине күршебездә яшәүче Нурсәйлә апа ияртеп барды, мин кечкенә әле, тик бик көчле яңгыр, боз яуганы, сельпо машинасында эшләүче туганым Нурсәяп абый машинасына утыртканы хәтеремдә», – ди. Бар халык урманга ышыкланырга чапкан.

Сабан туенда, бигрәк тә безнең авылда, яңгырсыз узмый иде бәйрәм, ишеп явып ала да, тагын дәвам итә иде. Бик исемдә калганы, 79-80 ел булдымы икән, мин беренче баламны көтәм, чыгып йөрмәгәнмен, берзаман коеп яңгыр ява башлады. Безнең әле яңа тормыш корып, яши генә башлаган еллар, озын итеп салынган сарай да буш, верандалар да, керә торган урыннар, чоланнар да буш иде. Сабантуйдагы халык, без якын торабыз, барысы да безгә йөгерде, өйгә туган-тумача, дус-иш тулды, сарай тулды, веранданы ачып карасам, анда халык, йөгереп төшкән иптәшем бәдрәфкә керим, дисә, анда да дүрт-биш кеше баскан, ди. Менә шуларны гел көлеп искә алабыз.

Киләчәктә дә исән-сау булып, бергәләшеп сабан туен бәйрәм итәргә насыйп итсен Аллаһ Тәгаләбез барыбызга да!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев