Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Грипп та килер, качып калмас

2020 елның 9 августыннан Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы Анна Попованың «2020-2021 елларда эпидемия чорында гриппны һәм кискен респиратор вирус авыруларын, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында» 2020 елның 13 июлендәге 20нче карары үз көченә керде.

Безгә бу хакта РФ Роспотреб над зорның Яшел Үзән филиалы хәбәр итә.
Әлеге карар белән җитәкчеләргә халыкны мәгълүматлау буенча һәм грипп ны иммунопрофилактикалауның мөһимлеге турында системалы эш алып барырга, хезмәт күрсәтә торган коммуналь-торак, мәгариф, социаль, медицина, транспорт оешмаларын көзге-кышка чорга әзерләргә тәкъдим ителә.

Шулай ук, грипп, ОРВИ, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралган очракта, медицина хезмәткәрләрен махсус хезмәт күрсәтүгә әзерләү, койкалар санын өстәмә арттыру мөмкинлеген табу, милли календарьда каралганча, көзге вакытта халыкның 60 процентын прививка ясауга җәлеп итү, эпидемиологик ситуациягә карап вакытында чикләү чаралары кертү каралган.

Башкарма власть органнарының мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләре биналарда оптималь җылылык температурасын булдырырга, бактерицид лампалар, термометрлар, дезинфекция, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен иммунизацияләү, авыру таралган вакытта чикләү чараларын вакытында кертү, хезмәткәрләр өчен Роспотребнадзорның территориаль органнары белән бергә укулар оештыру күздә тотыла.

Оешма җитәкчеләре хезмәт кәр ләрне сулыш органнарын шәхси саклану чаралары (медицина бит лекләре, респираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итәргә, эш башланыр алдыннан температураларын үлчәүне һәм авыручыларны тиз арада эштән чикләүне, иммунизацияләүне, биналарда оптималь температура булдыруны, кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручыларны эшләтмәүне тәэмин итәргә тиешләр.

PS. «Интерфакс» хәбәр иткәнчә, грипп Россиягә килеп җиткән дә икән инде. Кулланучылар хокукларын як лау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова белдергәнчә, грипп вирусы Россиягә килгән дә инде. Вируслар мониторингын ведомство белгечләре илнең 17 төбәгендә башлаган.
Мең ярымнан артык проба һәм вирус тикшерелгән. Алынган нәтиҗәләр буенча, хәзер грипп булмаган этиология вирусларының циркуляциясе күзәтелә.

«Пробаларның гомуми саныннан чыгып, без вирус циркуляциясен очраклы сайлап алу ысулы белән тикшерелгән россиялеләрнең 6 процентында күрдек», – дип билгеләп үтә Анна Попова.

Бер генә төр грипп вирусы ачыкланган: иң күбесе — риновирус, һәр унынчы тикшерелүчедә — парагрипп вирусы. Гриппның күпләп таралуына юл куймас өчен, прививкалар ясау кампаниясе уку елы белән бергә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев