Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Греция 15 июньнән 29 ил туристларын кабул итә башлаячак

15 июньнән Грециягә керү рөхсәт ителгән 29 ил исемлеген Греция хөкүмәте 29 майда игълан итте.

Бу исемлеккә Германия, Көньяк Корея, Кытай, Албания, Австралия, Австрия, Төньяк Македония, Болгария, Дания, Швейцария, Эстония, Япония, Израиль, Хорватия, Кипр, Латвия, Ливан, Литва, Мальта, Черногория, Яңа Зеландия, Норвегия, Венгрия, Румыния, Сербия, Словакия, Словения, Чехия һәм Финляндия кебек илләр кертелгән.

Испания, Италия, Франция һәм Россия кебек илләрдән әлегә керү рөхсәт ителмәгән. Илләр исемлеге һәр илдә эпидемиологик вәзгыятьне җентекләп анализлаганнан соң һәм экспертлар киңәшләре нигезендә формалаштырылган. Керү вакытында туристлар тикшерү узачак.

Греция хөкүмәте бу исемлекне, башка илләрдә эпидемиологик шартлар яхшырган саен, актуальләштерергә вәгъдә итте, гәрчә исемлекне киңәйтүне 1 июльгә кадәр көтәргә кирәкмидер.

Исегезгә төшерәбез, Греция COVID-19 эпидемиясе таралуны тоткарлаганда регионда иң нәтиҗәле илләрнең берсе иде. 11 млн халык арасында нибары 2 900 йоктыру очрагы һәм 175 үлүче теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев