Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гражданнар сугышы ялкыны безнең якларда

Тарихны искә төшереп китүдән башлыйк.1918 елның 7-8 августларында Каппель гаскәрләре һәм ак чехлар Казанны ала. Кызыллар белән акларның фронт линиясе Ослан тавы буенча уза һәм Иделнең теге ягында Красная Горка (хәзерге Юдино) станциясе белән янәшә бара.

Бу көннәрдә хәзерге Яшел Үзән районы территориясе кызыллар кулында була: Идел аша күпер, шул исәптән Вязовые бистәсе дә.

Комуч полковнигы Каппель тактик операция төзи. Бу план буенча кызылларның тылына үтеп кереп, Төрләмә станциясен алу, Романов күперен кулга төшерү, кызылларның Вязовые бистәсендә торучы 5 армия штабын туздыру карала. 1200 кешелек отряд Идел буенча Сембер каласы тирәсеннән өскә күтәрелә һәм Иделнең уң ягына төшеп, Зөя елгасын кичеп, Бишбатман авылы тирәсенә килеп чыга. Монда алар 3 группага бүленә.Берсе Зөя ярымутравына, икенчесе Спасск ( хәзерге Ходяшево) авылы аша Свияжск станциясенә, өченчесе Төрләмәгә юл ала. Бу отрядны капитан (соңыннан полковник) Василий Вырыпаев (1891-1977) җитәкли. Отряд 340 кешедән тора. Монда кавалерия, арбаларга утырган солдатлар һәм бер пушка керә. Кайбер чыганакларда башкачарак итеп күрсәтелә. Шушы отрядта атаклы террорчы Савинков та була.

1918 елның 28 августы. Сәгать ир тәнге уннар тирәсе. 23-27 август көн нәре коры тора. Ә менә 28е көнне аз гы на яңгыр сибәли. Температура 20 градуслар тирәсе. Түбән Урысбага кешеләре Буа елгасы буендагы кыр да, үзләренең имана җирләрендә эш ләп йөри. Буа елгасы буенча өскә таба менүче гаскәриләр күренә. Боларны күргәч, безнекеләрнең кайберләре куркуга төшә, дип сөйли иде минем әбием. Моның кадәр күп хәрбиләрне авылда беркайчан да күргәннәре булмаган. Отряд авыл кешеләре янына килеп туктый. Берсе аттан төшә (Вырыпаев булгандыр инде) һәм Төрләмәгә юлны сорый башлый. «Борча» Гарифе дигән кеше чукрак-телсезгә сабыша. Арадан берсе, Зиннәт, боларга аңлата.

Бер кешене, Шәриф Гайнуллинны, үзләре бе лән алалар. Отряд кузгалып китә һәм Югары Урысбага авылына килеп җитә. Бу вакытта, никтер, авыл башында кешеләр җыелып тора. «Сабантуй что-ли ?» – дип әйттеләр, диеп сөйли иде Ярхәмулла абый Зәйнуллин. Каппельчылар, монда кемнең яхшы аты бар, дип сорыйлар. Күрсәтүчеләр табыла. Отряд икегә бүленә.Бер өлеше авыл буенча аска таба юл ала һәм приказчик Хәйретдин янында туктый. Бу отрядның бер өлешен ротмистр Дмитрий Фельдман җитәкли. Алар Хәйретдингә үзләренең бик тә яхшы сбруйлары белән атны калдыралар һәм аның көр атын алып китәләр.Хәйретдиннең кечкенә, 2 яшь ярымлык малае Мәннәф, аклар артыннан, бирегез безнең атны, диеп елап барган.

Әлеге отряд өлеше кыр буенча Ачасырдан Төрләмәгә бара торган юлга чыккан һәм «Усман юлы» дип йөртелгән юл аша Төрләмәгә юнәлгән. Отрядның икенче өлеше туры га таба китә һәм «тугыз түбә» диеп аталган җирдә тукталып кала (хәзерге ягулык станцияләре тирәсе). Бу вакытта Урысбага кешесе Кәлим Хәлиуллин аннан ерак түгел җир эшкәртеп йөри. Аклар аның янына килми. Пушкаларын хәзерге «Татнефть» янындагы җиргә урнаштырып (хәзер анда тал агачы үсә), сигнал көтә башлый. Ротмистр Янушко разведка отряды Төрләмәгә китә. Араларында хатын-кыз киеме кигән чуваш офицеры да була. «Берзаман, – диеп сөйли торган була Кәлим абый – Төрләмә ягыннан атлы кеше күренде. Кулында флаг иде. Ул килеп җитүгә капитан Хлебниковның гаубицасы атып җибәрде».

Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев