Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гәр яна

Җәй җиттеме, бакча участоклары янгын сүндерүчеләрнең төп эш урынына әйләнә.

Күптән түгел Октябрьский бистәсендә «Колос» бакчачылык җәмгыятендә ике верандалы бакча өе янып кара күмергә әйләнсә, кичкә таба «Гәр-2» бакчачылык ширкәтеннән  янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 

Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә  ут биш бакча өен ялмап алган була инде. Көннәрнең салкын торуы сәбәпле, бакчада кешеләр дә аз була. Алар тиз арада  янгын сүндереп, утның башка участокларга таралуын булдырмыйча кала. Нәтиҗәдә бер бакча өе тулысынча янып  бетә. Калган өчесенең  стеналарына, түбәләренә зыян килә. Бу янгынны сүндерүгә шәхси составның 27 хезмәткәре һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителә. 
Күзәтчелек бүлегенең якынча мәгълүматларына караганда, янгын ут белән саксызлыктан чык­кан. Әмма сәбәпләрен ачыклау дәвам итә, соңгы нәтиҗәне тикшерүчеләр ясаячак.
Янгыннар арту сәбәпле,  Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре  ут белән сак булырга өнди. Бәла чыкса, «01», «101» һәм «112» телефоннары аша янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк.

Резидә Йосыпова.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев