Гәр мәктәбе урынында ни булыр?
Гәр микрорайонындагы элеккеге мәктәп бинасы янганнан соң, аны сүттеләр. Һәм хәзер биредә яшәүчеләр бу урында тагын берәр кибет ачарлармы икән инде диеп борчыла.
Район башлыгы Александр Тыгин ышандырганча, әлеге җир участогы рәсми билгеләнештә һәм биредә мәктәп белән балалар бакчасын бер түбә астында төзү планлаштырыла. Мондый проект инде Яңа Николаевка, Васильево бистәсендә тормышка ашырылган. Бу торак пунктлар федераль программага кергән.
Алексей Маршалов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев