Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгәр дә уң як кабырга асты авырта икән...

​​​​​​​Үзе үтәр әле, дип, көтмәгез. Бу җитди авыру билгесе.

Вакыт-вакыт уң як кабырга астың авыртамы? Бу берничә сырхау билгесе булырга мөмкин. Бәлки сезнең түбәндәге органнарыгызда өзлегү бардыр:

1.Ашказаны асты бизе. Мөгаен, ялыксыну – панкреатит башлангандыр. Авырту кайчакта аркага бирә. Дәвалана башлауны сузасыз икән – биз таркала башлый. Ә бу бик куркыныч!

2.Бавыр. Ул соңгы чиккә кадәр авыртмый. Инде бик җитди проблемалар башлангач кына үзен сиздерә башлый:

*гепатит. Аның сәбәбе вирус, спиртлы эчемлекләр куллану яки дару һәм башка химия белән агулану булырга мөмкин.

*цирроз. Бу очракта бавыр күзәнәкләре җимерелә. Күпләр әлеге авыру белән алкаголиклар гына җәвалана дип уйлый. Тик бу алай түгел. “Риск” төркеменә күп һәм тәмле ашарга яратучылар, гепатит белән авыручылар һәм даруны күп кулланучылар керә. Дәвалана башлауны сузсаң, чыгу юлы бер генә – бавырны алыштыру.

*үт куыгы. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә тышчасы ялыксына  - холецистит барлыкка килә. Яисә эчендә ташлар хасил була яки үт суы җыела. Шулар аркасында ашкайнату белән проблемалар килеп чыга. Аллергия килеп чыгу куркынычы бар.

*юан эчәк. Аның эшчәнлеге стресс аркасында бозыла. Ярсулы юан эчәклек синдромы тарала – эч быгырдау, газлар, эч күперү, эч китү, эч кату борчый башлый.

Нишләргә?

Тизрәк гастроэнтерологка язылыгыз. Эчке органнарыгызга УЗИ ясатыгыз. Ә әлегә:

*инструкция буенча “ашказаны-эчәк җыелмсы”н эчегез (аптекада сатыла). Аның составында үт суын кууны җиңеләйтүче үләннәр бар. Кунак табыны артында утырганда ашкайнатуны яхшыртучы препаратларны чамадан тыш кулланмагыз. Алар аркасында ашказаны асты бизе үз ферментларын аз эшләп чыгара башлый. Ә бу бер дә яхшы түгел. Андый таблеткаларны куллануның куркыныч булмаган нормасы – 3-4 айга 1-2 төймә.

*Диета саклагыз. Борычлы, майлы, кыздырылган, ысланган ризыклардан һәм фастфудтан (бик тиз әзерләнеп, тиз ашала торган) баш тартыгыз. Ашамлык һәм эчемлек бүлмә температурасында яки җылы булырга тиеш. Һәр 2-3 сәгать саен, әз-әзләп ашагыз. Бу бавыр, ашказаны асты бизе һәм ашкайнату өчен файдалы.

Мөһим! Авырту көчле икән – кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев