Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горурланырлык, кабатланмас шәхес

Хәмит Кирам улы Хәйретдинов…  Бу исемне без – яшь буын Яшел Үзәннең үткән тарих битләренә күз салып һәм ишетеп кенә белсәк, өлкән буынга әлеге легендар шәхес яхшы таныш һәм аның игелекле эшләрен бүген дә сагынып искә ала.

12 ел (1983-1994) җитәкчелек итү дәверендә шәһәр һәм районда балалар дәваханәсе, бала тудыру йорты, 9нчы лицей, 1нче мәктәп янына өстәп бина, «Маяк» спорт базасы, Мирный бистәсендә һәм Әйшәдә сәнгать мәктәбе, Октябрьскийда, Осиновода музыка мәктәбе, Васильевода балалар сәнгать мәктәбе, Константин Васильев музее, машина төзелеше заводы, чистарту корылмалары, су алу җайланмасы төзелә, Мирный бистәсе үсә, ел саен 50-70 мең кв. метр торак куллануга тапшырыла.
Гыйнварның соңгы көнендә горком партиясенең беренче секретаре, шәһәр хакимияте башлыгы, Яшел Үзәннең мактаулы гражданины Хәмит Хәйретдинов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
1983 ел. горком партиясенең беренче секретаре итеп сайланган җитәкче алдында иң беренче булып район һәм шәһәрне сөт, икмәк белән тәэмин итү бурычы куела. Һәм бу мәсьәлә уңай хәл ителә дә. Районда терлек саны арта, сыер савучылар гына да 800гә җитә.
– Сыер савучыларның барысын да дияр­лек, танып белә идем, колхоз рәисләре дә тырышып эшләде һәм алар ярдәме белән алга куйган максатларга ирештек. Мин элек тә һәм бүген дә бер фикеремне әйтә киләм: Яшел Үзән халкы бик талантлы ул һәм алар кайда гына эшләсәләр дә, югалып калмас иде, – дип сөйли юбиляр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев