Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горькийлылар эшсез калмас

А.М.Горький исемендәге завод - безнең Яшел Үзән шәһәрен барлыкка китергән оешма. Аның бик күп төрле кризислар, икътисади да һәм сәяси дә авырлыклар аша узып, юкка чыкмыйча бүгенге көн сәнәгатендә үзенең тотрыклы урынын булдыруы, алай гына да түгел, данын дөньяга танытуы – зур дәрәҗә. Бер өзлексез корабльләр төзүгә һәм башка җитештерүләргә заказлар алып торуы - анда эшләүче берничә мең яшел үзәнлегә ышанычлы һәм хезмәт хаклы киләчәк гарантиясе.

Узган атнада заводлылар өчен тагын бер шатлыклы вакыйга – 22800 проекты буенча төзеләчәк кече ракеталы серия корабленең бишенчесенә нигез салу тантанасы булды. Әлеге проектны Санкт-Петербургның «Алмаз» конструкторлар бюросы эшләгән һәм Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие фәрманы белән аңа «Тайфун» исеме бирелгән.
Проект хуҗалары мәгълүматлары буенча, 22800 суднолары Россия Хәрби Диңгез Флотының якын диңгез зонасы өчен кече сукудырышлы күпмаксатлы ракета-артиллерия кораблары булып тора һәм өченче рангтагы корабльләргә керә. Бу проект корабларының билгеләнеше – якын диңгез зонасындагы хәрби хәрәкәтләр алып бару һәм тыныч вакыт мәсьәләләрен чишүдә катнашу.
Перспективалы проектның үзенчәлеге шунда, әлеге 870 тоннага якын сукудырышлы һәм идарә ителә торган берничә төрдәге ракеталарны үз эченә алган алдынгы кораллану комплекслы кораблар, куелган хәрби бурычларга карап, үзлектән яки корабльләр төркеме составында эшли ала. Күп кенә хәрби экспертлар фикеренчә, алар үзләренең хәлиткеч көчләре буенча барлык заманча аналогларын уздыра.
Төзеләчәк корабльнең нигезенә истәлекле билге куеп калдыру тамыр лары белән ерак үткәннәргә барып тоташа. Бу «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлар җәмгыяте өчен иң беренче какшамас диңгез йоласы һәм бәйрәм вакыйгасы булып тора. Мондый, барлык коллектив өчен генә түгел, илебез күләмендә әһәмиятле чарада, әлбәттә инде кунакларның да дәрәҗәлеләре катнашты.
– Россиянең баш командующие Владимир Путин фәрманы белән илебездә корабльләр төзелеше тулы көченә бара. Бүген нигез салынган 22800 проек ты корабле барлык яңа технологияләр белән җиһазландырылган. Бу әле барыбер соңгы этап түгел, модернизацияләү запасы аның зур һәм әлеге серия чыгарылудан шушы бишенчесе белән туктамаячак. Срокларга килгәндә, корабелларның безнең өметләрне акламый калганы юк әле, «Тайфун» да үз вакытында Хәрби Диңгез Флоты сафларында үз урынын алыр, дип ышанам. Яшел Үзән заводы төзегән унбишләп корабль хәзерге вакытта флотта кулланышта һәм аларга карата бернинди дә шелтә юк, – диде Россия Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие Николай Евменов.
Предприятиенең берничә ел алга заказлар белән тәэмин ителгәнен заводның директоры Александр Карпов та үз чыгышында ассызыклады.
– «Ак Барс» холдингы да, республикабыз хакимияте дә безне күз уңында тота, шуңа күрә эшсез калу куркынычы заводлыларга янамый, – диде җитәкче. – Безнең завод күп компетенцияле һәм без аларны саклыйбыз. Нефть-газ җиһазлары җитештерү, титан кою һәм башка җитештерү дә тулы көченә башкарыла. Идел, Зөя аша салыначак күпернең зур металл конструкцияләре дә безнеке булырына ышанам. Зур оешманың администрация се буларак, без үзебезнең төп бурычларыбызны үтибез, хезмәткәрләребезне эш белән тәэмин итәбез. Бүгенге көндә, бу иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X