Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький исемендәге завод - "Безнен заман – Наше время" фестивале җиңүчесе

Кичә Казанда, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Безнен Заман - Наше Время" эшләүче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала-концерты тәмамланды.

Гала-концертның мәртәбәле кунагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Безнең районны ул фестивальдә Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводының яшьләр командасы тәкъдим итте.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча балалар гомумкоманда зачетында 1 урынга лаек булды! Бу бүләккә горькийлылар фестиваль хәрәкәтендә катнашкан 7 ел эчендә беренче тапкыр лаек булды.

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексына команданы якларга Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев килде.

Афәрин, егетләр! Сезнең белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев