Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры вафат

Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карповның үлеме турында билгеле булды.

Бу хакта Яшел Үзән районы хакимиятенең җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев хәбәр итте.

Үлем сәбәбе тәгаенләнә. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул кичерелгән авырудан соң үлгән.

Александр Карпов "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводын" ААҖне 2018 елның маеннан җитәкләде. «Бөек Октябрьнең 70 еллыгы уңаеннан» мактау грамотасы (1987), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Ак Барс ХК» ААҖнең күкрәк билгесе (2011 ел), «Ак Барс» ХК» ААҖнең мактаулы грамотасы (2012 ел), «Ак Барс» ХК» ААҖ медале (2013 ел), ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамотасы (2013 ел), «Хәрби дуслыкны ныгыту өчен» медале (2014 ел), «С.Г. Горшков Советлар Союзы флоты адмиралы» (2015 ел), «Михаил Калашников» (2016 ел) медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән (2020 ел) бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев