Гомәр Усманов вафат булды
83нче яшендә КПССның Татарстан обкомы беренче секретаре (1982 - 1989) Гомәр Исмәгыйль улы вафат булды, дип хәбәр итә intertat.ru.
Ул 1989 - 1990 елларда КПСС Үзәк Комитет секретаре вазыйфасын башкарды. 1989 -1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булды. 1966 - 1982 елларда ТАССР Министрлар советы рәисе вазыйфасын башкарды. Гомәр Усманов җитәкчелек иткән чорда Татарстанда нефть эшкәртү, автомобиль сәнәгате үсеш алды.
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев