Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомереңне саклап кал

Йөрәк өянәге очрагында, сезнең үз гомерегезне саклап калырга нибары 10 секунд вакытыгыз бар. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә тырышыр га кирәк.

Үзегез генә булганда приступ була калса, бүтәннәр ярдәменнән башка ниш ләргә кирәген беләсезме?
Үз-үзегезне кайгыртыгыз, яшәүнең һәр мизгеленең кадерен белеп, сәламәт яшәгез!
Йөрәк өянәгенең күп кешеләрдә була торган төп билгеләре:

  • Күкрәктә түзеп булмаслык авырту (ул гадәттә гәүдәнең сул ягында була: кулда, калак сөягендә, муенда. Авырту дәвамлы һәм чәнчегән, сызлаган, яндыр ган характерда булырга мөмкин).
  • ын кысыла һәм сулыш алу авырлаша (хәлсезлек, йөрәк тибеше ешаю, тирләтү булырга мөмкин).
  • Сару кайнау (изжога).
  • Һушыгызны җуйганчы сезнең 10 секунд вакытыгыз бар һәм ул алтыннан да кыйммәт вакыт!


Менә сез нишләп өлгерергә тиеш:
1. Паникага бирелмәгез. Бу бик авыр, әмма тынычлыкны саклау бик мөһим. Еш-еш әкрен генә йөткергәләргә тотыныгыз.
2. Һәр йөткерү арасында тирән сулыш алыгыз. Йөткерүнең тирән һәм дәвамлы булырга тиешлеген онытмагыз. Йөткерү диафрагманы хәрәкәткә китерә.
3. Сулыш алу һәм йөткерү һәр ике секунд саен өзлексез кабатланырга тиеш.
Моны табиб ярдәмен алганчы яки йөрәгегез тынычланганчы эшләргә кирәк. Тирән сулыш үпкәләргә кислород китерер гә булыша.
Йөткерү йөрәкне кысылырга мәҗбүр итә һәм шуның белән кан йөрешен кузгата. Йөрәккә ясалган мондый басым йөрәк кагышын торгызу һәм стабильләштерү өчен файдалы. Бу киңәшләрне үти алсагыз, йөрәк өянәгеннән исән калу мөмкинлеге зур, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев