Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

...Гомерем минем моңлы бер җыр иде...

15 февральдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Кыска гына гомер яшәсә дә, исемен, батырларча данын гасырларга җитәрлек итә алган шагыйрь ул.

Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып туган Муса, бабасы мулла булуга карамастан, дингә исе китми, 13 яшендә комсомолга керә. 8 яшеннән шигырьләр яза башлый. Сугыш башланганда аның 10 җыентыгы дөнья күреп өлгерә. Мәскәү университетында бергә укыган, хәзерге танылган язучы Варлам Шалам аның турында истәлекләрендә түбәндәгеләрне яза: «Муса Җәлил арык кына, кечкенә буйлы егет иде. Ул татар һәм «нацмен» (милли әзчелек), шуңа Мәскәүдә аңа караш дустанә булды. Аның абруен күтәрә торган яклары күп: комсомол – бер, татар – ике, рус университеты студенты – өч, әдәбиятчы – дүрт, шагыйрь – биш! Аның шигырьләрен татарча язуы мәскәү студентларының йөрәген яулады».
Шул кечкенә һәм ябык кына кеше Татарстан язучылар союзы ның җаваплы секретаре, Казан шәһәре советы депутаты дәрә җәсенә күтәрелә, сугышка бармый калу хокукына ия була. Әмма ул броньнан баш тарта. 1941 елның 13 июлендә повестка ала. Пленга эләгү алдыннан, 1942 елның июнендә язылган иң соңгы хаты Гази Кашшафка юлланган: «Мин шигырьләр һәм җырлар язуымны дәвам итәм, әмма сирәк. Бик каты сугышлар бара, яшәүгә түгел, үлемгә...» Муса шул хаты белән барлык язмаларын тылга озатырга тели. Әлеге дәфтәрнең кайдалыгы хәзерге вакытка кадәр билгесез.
Җәлил пленда да иҗат итүен туктатмый, аның илебезгә кайтып җиткән «Моабит дәфтәрләре» турында һәркем белә.
1944 елның 25 августында Берлинда гильотинада Плётцензей төрмәсендә 11 җәлилче җәзалап үтерелә. Хөкем ителүчеләрнең карточкаларында «гаепләү» графасында: «Кораллы көчләргә комачаулау, дошманга ярдәм итү» дип язылган. Җәлилне, 12:18 сәгатьтә, бишенче итеп җәзалыйлар.
Җәзалауга бер сәгать кала немецлар татарларны мулла белән очраштыра. Мулла юату сүзләрен таба алмый, җәлилчеләр аның белән аралашырга теләми. Сүзсез, диярлек, ул аларга Коръән суза һәм алар барысы да, кулларын китап өстенә куеп, тормыш белән хушлаша. Коръәнне 1990нчы еллар башында Казанга алып кайталар, ул музейда саклана.
Җәлил һәм аның көрәштәшләре каберенең кайдалыгы әлегә кадәр билгеле түгел.

«Бала чакны безнең әйтмә инде...»
Бала чакны безнең әйтмә инде,
Тау шуганбыз җәфа өстеннән.
«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,
Чәчебездән тартып үстергән.
Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә
Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;
Усал аталарның күбесен без дә
Мыегыннан тартып чүктердек.
Безнең юлга цемент коелмаган,
Дәрьяларга күпер салмаган;
Үзебез үк ясап күчәрен дә
Кигезәбез бүген арбага.
Без төзибез тормыш өр-яңасын,
Кыенлыклар белән көрәшеп;
Үз көнебезне үзебез тудырабыз,
Үзебезчә кабызып кояшын.
1928

Ике йөзле дуска
Киемем минем кырык ямаулы да,
Күңелем саф аның каравы.
Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең
Җитмеш җиде төрле ямавы.
1943, 28 ноябрь

Аяксыз
Кайттым сиңа, дускай, тик аяксыз,
Кил, каушама! Көлеп каршыла!
Дошман өзде минем аягымны
Тез чүкмәгән өчен каршына.

Екты да ул мине мина белән:
«Чүктердем бит!» — диеп шатланды.
Курыкты үзе күреп, аяксыз да
Минем үрә торып басканны!

Җир ярсыды күреп минем канны,
Тал-тирәкләр, елап, баш орды.
Анам кебек, мине туган җирем
Үзе тотып кулдан бастырды.

Яралы да унбиш укчы белән
Чарпышырлык көчле бүген без.
Белсен дошман: кулсыз-аяксыз да
Тез чүгәчәк кеше түгел без.

Бер аякка түгел, йөз аякка
Бер карышын да бирмәм җиремнең.
Илне бирсәм, исән аяк белән
Нинди җиргә басып йөрермен!

Кайттым, дускай, сиңа! Аяксыз дип,
Каршы алма мине көрсенеп,
Намус бөтен, йөрәк керсез кайтты,
Шул түгелме иң чын кешелек?!
1943, октябрь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев