Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомер бирсәң, исәнлек бир, Раббым

Исәнлекнең кадерен бел, дигән сүзнең мәгънәсен, иманым камил, һәр кеше үзе аз гына авырып караганнан соң, тирәнрәк төшенә башлыйдыр.

Гомер буе үзебезне аямый чабабыз, күршенекеннән дә, кешенекеннән дә уздырыйк әле дип, йөгерәбез, ә ахыргы тукталыш кайсы дәваханә буласын искә дә кертмибез.
Участок табибы РКТ ясау өчен талон тоттыргач та әле, куркырлык берни дә юк, мин аякта бит дип уйлыйсың да, үз-үзеңне тынычландырасың. РКТдан соң, сезгә тиз арада участок онкологына күренергә кирәк дигән сүзне ишеткәч, күңелгә шом төшсә дә, гел яхшыга юрыйсың.

Онколог,онкология... Безнең өчен шушы 7-9 хәрефле сүзнең тормышыңны ничек үзгәртәсен соңрак аңлый башлыйсың. Юк, монда сүз авырту турында түгел, теге 7 хәрефленең никадәр күңелгә шом салуы, йокысыз төннәр башлануы, беркемне дә күрәсе килмәү, йә раббым, нишләп мин, дип көн-төн уйлаган уйларның очы-кырые булмаганда, кая барып, кемгә сөйләргә диеп аптырыйсың... Монда сиңа табибтан башка беркем киңәш тә бирми, ярдәм дә итми.
Дәваханәгә яту көнен билгеләгәч, тукта, азрак вакыт сузылсын, соңрак барыйм әле дип, кирәк-яраклар белән букчаңны кыстырып, вакытны сузган буласың... Кабул итү бүлмәсендә көтеп утырганда, иий, берәр нәрсә җитми кайтарып җибәрсәләр ярар иде, дип телисең. Башка вакытта теләк кабул була, ә монда юююк....

Шулай итеп, теләсәң-те лә мәсәң дә, син шушы сыр хауханәнең пациентына әйләнәсең. Монда, чыннан да, беркем сөйләшми, беркем көлми, монда бөтенләй беркайда да күрмәгән, ишетмәгән тынлык. Бөтенесенең башында бер уй: операция нәрсә күрсәтер, ахыры ни белән бетәр... Ятучылар... саклаучылар... Һәммәсенең уйлар йомгагы, үткән гомерне дөрес, үкенмәслек итеп үткәрәсе калган дигән уйга терәлә. Кемдер операциягә кадәр укып калыйм диеп, дини китапларына табына. Ә бит белгән догаларны, монда килгәнче укырга кирәк булганын менә шушы стена эченә килеп эләккәч кенә аңлыйбыз икән.

Палатадашлар, шушы көннән синең, үзең генә белгән иң якын кешеңә әверелгәнен, биредә ятып караган кеше генә белә. Монда саклаучыларның, хәл белергә килүчеләрнең кызгану катыш сиңа төбәлгән шушы авыр күз карашыннан, узеңне ярдәмгә мохтаж икәнеңне аңлыйсың. Операциядән соң, төгәл өч көн авыртуны баса торган укол кадыйлар, дүртенче көнне авыртуга түзә алмаганнар сорап караса да, җавап бер генә: «Юк». Шулай итеп, йокысыз төннәр, авыртуга чыдый алмый ыңгырашу катыш авазларга 12-14 көндә ияләшәсең икән.

Хәле жиңелерәкләр, авыррак хәллеләрнең күңелен күтәрим дип, кызык хәлләр сөйләп караса да, һәрберсенең дә алда көтәчәк бөтенләй башка, теге ямьсез тамгалы тормыштан беркая да качып котыла алмаганын, болай да авыр, очы-кырые күренмәгән уйлар сазлыгына чумганын күреп, туктый. 12-14 көндәге дуслык җепләре шулкадәр ныгый, якын кешеңнән аерыла алмаган кебек авыр була ....

Дәваханәдән чыккач, кешеләрнең кызгану катыш карашын сизәсең. Менә шул вакытта синең яныңда булганнар, ничек хәлең дип шалтыратып сораучылар, синең бу дөньядагы иң якын кешеләреңә әверелә. Айларга сузылган реабилитация вакыты, күңелдәге шомны киметсә дә, уйлар һаман, 3 айдан, 3 айга табибка кабаттан барып күренгәнче курку катыш, бер кешегә дә аңлата алмаган ниндидер хис тирәсендә.

Көн саен палатадашлар белән хәбәр алышу көндәлек бер эшкә әверелә. Ә беркөнне, синең белән бер бүлмәне бүлеш кән, әле тагы 15-20 елны яшибез, дип торган палатадашыңның бу дөньядан мәңгегә китүен үз күзләрең белән күрү, әйтеп бетермәслек олы югалту булганын язып тормыйм.

Еллап вакыт узганнан соң, очрашкач, кайчандыр синең хәлеңне белергә килгәннәрнең кайсылары: «Әле син һаман исәнмени?» дигән күз карашын тоюдан да авыр нәрсә юк икән. Ул синең төннәр, көннәр буе ниләр кичергәнеңне, һәр төнне йокламый ятканыңны аңлыймы соң? Раббым, беркемгә дә кичерергә язмасын ул халәтне.
Диагноз бит әле ул, син үләсең, дигән сүз түгел! Менә шуннан соң, бөтен нәрсәгә дә башкача карап, юк, мин бирешмим, тырыша-тырмаша, авыртуларыңны беркем белән дә бүлешми яшәвеңне дәвам итәсең!

Табибларның сабырлыгын, һәрбер пациент белән аерым килеп, хәл сорашу – бу дәваханәдә үз эшләренең осталары, психологлар икәнен һәркем тойганына иманым камил.
Медицина хезмәткәр ләре нең үзләренә дә сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә уңышлар телим!

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев