Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГОМЕР - АГЫШЫ, КҮҢЕЛ – БАГЫШЫ!

Соңгы унеллыктан, ягъни 2011 елдан башлыйк әле. Ә ни өчен, чөнки татар халкының - символы, Дөньяга да таныш булган БӨЕК шагыйрь – Габдулла Тукайның тууына – 125 еллык юбилеена багышлап, “Сөйкемле Шүрәле” исеме астында рәссамнар конкурсын оештырган идек.

Шул чараның ничек узуын, Яшел Үзән шәһәре уртасындагы базар яны аксакаллар “штабы”, тасвирлаган сөйләшүнең шаһиты булдым. “Штаб”, дигәнбез икән ачыклык кертик. Чыннан да, пенсиягә чыккан зыялылар үзләренең эчке: борчулы, шатлыклы уйларын уртаклашу йөзеннән җыелып, аңлашу урыны бу! Мин, һәрхәлдә, күзәтүчәнлегем аркасында һәм милли-мәдәни үзәкне күптәннән җитәкләүче буларак та, бу “штаб”ка битараф булмаганлыктан, алар белән матур гына аралаша башладым. Шулай итеп, Г.Тукайның тууына 130 еллык юбилеена комплесклы эш планын, милли-мәдәни үзәге советында, шул, зыялыларны да катнаштырып: “ТУКАЙ, БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ МӘҢГЕЛЕК” дигән зур проектны анализлаганнан соң район башкарма комитетында да раслаттык. План нигезендә, һәр айның өченче атнасында системалы рәвештә милли-мәдәни советы утырышларында: узган һәм киләчәккә билгеләнгән чараларның эчтәлегенә иҗади анализ ясала. Масса-күләм чаралар турында сүз чыкканда иң мөһиме: сыйфатлы, эчтәлекле, ихластан оештырылуына игътибар ителә. Мәсәлән, ун ел эчендә, ягъни 2011 – 2021 елларда истә калырлык вакыйгаларны барлап карыйк:


Татарстаныбызда ИКЕТЕЛлелекне үстерү һәм саклау юнәлешендә ата-аналар белән аралашу уңаеннан оештырылган - “АНКЕТА” сорауларына, меңнән артык гаилә җавабы, зур активлык белән башкарылды;
Шул чараның нәтиҗәсе буларак, шәһәр күләмендәге мәктәптә укучы баларының ата-аналары белән, “ТЕЛ МИЛЛӘТНЕҢ – АНАСЫ” дигән шигарь астында: гомуми һәм аерым-аерым, ягъни 12 мәктәпнең, һәрберсендә, узган җыелыштагы аралашуның җылылыгын бүген дә онытмауларын әйтеп була;
2012-2015 елгы уку елы, һәр шәһәр мәктәбендә: “ТУКАЙ, БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ МӘҢГЕЛЕК” проекты белән шигырь яратучылар конкурсының - ӨЧ ЗОНАДА: шәһәрдә, 3 нче гимназия, Әйшә һәм Түбән Урысбага Мәдәният йортларында югары активлыкта узды;
2015 – 2017 ел. Шәһәрдәге 50 гә якын балалар бакчасында: “БАЛАҢ БӘХЕТЕ – ТЕЛЕҢДӘ” дигән темада ата-аналарның җыелышлары, МИЛЛИ АҢНЫ уятуда аерым бер ачык АҢЛАШУ булды;


Шәһәрдәшләрнең массакүләм активлыгын үстерү шартларында, авылны саклап калу юнәлешендә дә: “АВЫЛЫМНЫҢ АЛСУ ТАҢНАРЫ” дигән аерым проект, нигезендә авыл “ТУРИЗМ”ын булдыруны һәм үстерү буенча- 4 маршрутның каралуы һәм бу перспектив планда “НОРЛАТ МИЛЛИ-МӘДӘНИ КОМПЛЕКСЫН” координатор буларак төзү торды:
Беренче маршрут, “Бәчек – бу җирдә ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ;” (2012 елдан)
Икенче маршрут, “Каюм Насыйриның туган җире - Кече Шырдан!” (2013 елдан)
Өченче маршрут, “100 ел элек- ТАТАР авылы;” (2013 елдан)
Дүртенче маршрут, “А.Шамов – Татар Танае;” (2013 елдан)


2013 – 2018 ел сызыгында Г.Тукайның:3.4.5.6.7. буын туганнарын эзләп табып, аларны Бәчектә – биш, Кушлавычта – өч тапкыр, Казан шәһәре Г.Тукай музеө комплексында, Арчада, Орнашбашта, Тукай- Кырлайда очрашулардагы җылылыкны онытып буламы соң?!
“ТУКАЙ – ХАЛЫКНЫКЫ, ХАЛЫК – ТУКАЙНЫКЫ” дигән докладым белән “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья”дигән баш астында, Г.Тукайның тууына – 130 еллык юбилеена (2016 ел) багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашуым истә калырлык вакыйга булды.
Озак еллар буена хәзерләнгән чаралардан иң яхшы дип табылган мәктәп укучыларының чыгышларыннан торган программабызны да: “ТУКАЙ – ХАЛЫКНЫКЫ, ХАЛЫК - ТУКАЙНЫКЫ”дип атадык һәм шәһәребезнең А.Пушкин исемендәге 9 нчы лицеенда Республикадан дәрәҗәле кунаклар чакырып, район күләмендәге, Г.Тукайның тууына – 130 еллык юбиллен зурлап билгеләп уздык.


Шунысын да, искә алмый мөмкин түгел, чөнки 2017 елның октябрь аеннан мәктәпләрдә милли-мәдәни нигезне тәшкил итәргә бурычлы, ТАТАР ТЕЛЕНӘ һөҗүм башланды. Республика ХӨКҮМӘТЕНЕҢ күрсәтмәсе белән мәктәпләрдә “ПРОКУРОРСКАЯ ПРОВЕРКА” башланды һәм бик күп татар теле укытучылары эштән бушатылды. Шулай булуга да карамастан Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге советы иҗади эшчәнлеген туктатмады. Киресенчә, һәрвакыттагыча, совет утырышлары системалы узып барды, әмма 2019 елның ноябрендә килеп чыккан - “Ухань – АФӘТЕ” Планетабызны биләп алу нәтиҗәсендә иҗади хезмәтебезнең эшчәнлеге онлайн форматка күчү сәбәпле, бераз активлыгыбыз сүлпәнләнде, әмма күңелләр сүнмәде. Бу юнәлештә Норлат зонасында эшләр тагын да җанланыбрак алып барыла һәм районда гына түгел, Республика күләмендә дә көнләштерерлек активлык белән, бүген дә иҗат итәләр.
Габдулла Тукайның тууына – 132 ел тулу уңаеннан (2018 ел): “Заманым рухы – ТУКАЙ” дигән яңа проект белән, шәһәребезнең 4 нче урта мәктәбендә, район күләмендә сайланып алынган укучыларның иң яхшы башкаручылары катнашында онытып булмаслык матур эчтәлектәге программа, чыгышларына Республикадан килгән мәртәбәле кунаклар югары бәяләде.


Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге советы карары нигезендә: урыннарда халык белән аралашуның яңача алымнарына күрсәтмә бирү йөзеннән район башкарма комитеты белән акыллашканнан соң: “Авылым тарихында – мәктәбем”; “Мәдәният учагым – күңел учагым”; балалар бакчалары өчен, “Бакчам - бәхетемне тапсам” шигаре астында КОНКУРС тәкъдим ителде. Озак еллар дәвамында күзәтү нәтиҗәләре күрсәткәнчә халыкны активлаштыру максатыннан оештырылган чаралар, аеруча бердәм була баруы ачыкланды һәм “Конкурс”ның гомуми нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде һәм түбәндәге күләменчә бүләкләнделәр:
Беренче урын – “Кече Шырдан, Каюм Насыйрины биргән” авылы активистлары һәм меценат, төзүче инженер – Асия Наил кызы Гобәйлуллина җитәкчелегендә; (Акчалата – 25 мең һәм “Ватаным Татарстан” Республика газетасына язылу);
Икенче урын – Исак авылында ачык һавада эшли торган “Татар авылы - 100 ел элек” этнографик музее җитәкчесе, тарихчы, меценат – Дамир Халим улы Камалетдинов; (Акчалата – 15 мең һәм “Яшел Үзән” район газетасына язылу);
Өченче урын, “Норлат милли-мәдәни комплексы” җитәкче ролен башкаручы, энтузиаст, укытучы – Роза Илдус кызы Ягудина; (Акчалата – 10 мең һәм “Яшел Үзән” район газетасына язылу).
Иң соңгы чарабызның, ягъни Г.Тукайның тууына – 135 еллык юбилеен (2021 ел) да район башкарма комитеты белән берлектә, пандемия шартларында булса да,“ТУКАЙ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ МӘҢГЕЛЕК” дигән шигарь астында, районның музыка мәктәбендә иң яхшы шигырь укучылардан торган программа белән матур эчтәлектәге чара узды.
Милли-мәдәни үзәге үз өстенә алган җаваплылыкны тоеп, Республика һәм район газеталарына яздыруны редакторларның ярдәме белән уңай хәл ителсә, әмма безнең оешманы теркәмәү сәбәпле АКЧА мәсьәләсе “ЧӨЙДӘ” эленеп калды. Мин үземнең күңелем кушуы буенча, ә район администрациясен бу - ТИТАНИК эшләр кызыксындырмаганга күрә, АКЧА түләү каралмаган дигән җавап белән, ризалашып бер тиен дә акча сорамыйча, 35 ел район күләмендә тәрбияви чаралар уздырыла: беренчедән, 1986- 2003 еллар сызыгында, район Мәгариф идарәсе ярдәме белән “ТӘРБИЯ- аннары белемнәр суммасы” дигән тема белән фәнни эш алып барылса, аның нәтиҗәсе буларак (1991 ел) шәһәребездә бердән-бер татар гимназиясен ачуда, ә 1995 елда яңа исемдәге - “Яшел Үзән” татар телендәге мөстәкыйль газета оештыруда җитәкчелек итүемне милләттәшләрем таныды.


Республика матбугат чараларында иң актив язышучы буларак, “Яшел Үзән муниципаль районы тарихы һәм мәдәнияты проблемалары”на кагылышлы (2003 елдан) - 200 дән артык публицистик язмаларымны укучылардан җылы сүзләрнең ишетелеп торуы да, район җитәкчеләре өчен кыйммәте юклыгы күренә. Республика, район радио-телевидение тапшыруындагы да чыгышларымда район һәм шәхси затларның исемнәренә тел-теш тидерүчеләрдән түгелмен, әмма бер сыңар “рәхмәт”нең дә булмавын ничек аңлатып була. Ә ХАЛКЫМА – рәхмәтлемен! Район башкарма комитеты Мәгариф идарәсе ярдәмендә 80 яшьлек юбилеемны һәм “Рухи туфрак” исемле китабымны тәкъдир итү чараларын оештырулары күңелне ҖЫЛЫТА, һәрхәлдә! Мактау сүзләре җиткергән киң күңелле күпләгән милләттәшләремә МЕҢ-МЕҢ рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Ә бусы иң – МӨҺИМЕ!
Киләчәк, эш программаларыбызда тагын да кызыклырак, тирән эчтәлекле проектлар көтеп калабыз һәм иҗади хезмәтебезне, тагын да җанландырыбрак: “Рухым заманы – ТУКАЙ,” тууына - 140 ел, (2026 елда) Каюм Насыйриның тууына – 200 ел, (2025 елда) тулачак юбилейларына хәзерлекне башладык инде. Быелгы елдан (2021 ел) алып 2025 елга кадәр аена ике тапкыр: тууына һәм үлеменә игътибар йөзеннән – Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабыннан - 113 тәрбия дәресләрен, соц.челтәр каналларында биреп барабыз, ә Республика, район массакүләм чараларында да биреп барылса, бик тә күркәм милли-мәдәни эшебез: “ГОМЕР -АГЫШЫБЫЗ, КҮҢЕЛ - БАГЫШЫБЫЗ саналыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Яшел Үзән" газетасы редакция журналистлары бик матур язма урнаштыргансыз бик зур рәхмәт. Газетага язылачакмын, шундый язмалар булса, укырга күңелле!