Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Голос. Дети"да Казан вокалисткасына Егор Крид борылды

Беренче каналдагы «Голос. Дети» проектының яңа сезонының сайлап алу слепые прослушивания) этабында Казаннан Ралина Ибраева чыгыш ясады. 10 яшьлек вокалчыга Егор Крид кәнәфиен борды.

Кыз Леонид Агутин репертуарыннан «Самая лучшая» композициясен башкарды. Чыгышыннан соң Полина Гагарина яшь вокалистны «нурлы кояш» дип атады, ә Егор Крид, әлеге кыз «миндәй каты күңелле егетне» «аркам белән елмаерга» мәҗбүр итте, дип билгеләп үтте.

Ралина дүрт яшьтән җырлый. Әлегә ул Татарстаннан тугызынчы сезонда бердәнбер катнашучы. «Ура! Мин иң шәп остаз командасында. Барыгызга да ярдәмегез һәм җылы сүзләрегез өчен рәхмәт!» - дип язган яшь җырчы үзенең Instagramында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев