Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Асаеваны эстрададан куарга тәкъдим иткәннәр

Бу көннәрдә Гөлназ Асаева яңа образда төшкән фотоларын социаль челтәргә куйган иде. Җырчының кыска шортиклы образы хейтка дучар булды.

«Кү...ңә ки, салкын тия бит», – дип тә, «Бөтенләй чишенеп бетәргә иде», – дип тә яздылар. Гөлназны ыштансыз чикерткә дә охшаттылар. «Олылар журналына төшкән сыман», – дип, хәтта бу образы белән иренә хыянәт итүдә гаепләделәр.

Гөлназ Асаева үзенең образын ошатмаучы хейтерларына җавап итеп, видео яздырган.

«Миңа башка пабликлардан да комметарийлар җибәрәләр. Нәрсә генә язмаганнар. Асаеваны татар эстрдасыннан куарга кирәк, Татарстан һәм Башкортстанга аның өчен оят, дигәннәр. Миңа шул дәрәҗәдә пычрак атулары бер дә көтелмәгән булды. Бу фотосессияне ясаганда, миңа барысы да нормаль кебек тоелды. Бу яшемдә экспериментлар ясауның бернәрсәсе дә юктыр. Кыска шортиктан фотога төшүемнең беркемгә дә зыян юктыр, дип уйладым. Әмма күп кеше моны оят дип саный икән. Шуннан да ерак китеп булмас инде бездә.

Миннән пычрак эзләп утырмагыз. Тапмыйсыз. Тыйнак булып кыланганнардан шикләнегез», – дигән ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ничего страшного нет конечно,но смотреть не очень приятно,увы.